(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). Казанда су саклау
зоналарын инвентаризацияләү – яр буе территорияләрен тәртипкә салуда кирәкле адым.
Аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде, шәһәрнең су
саклау зоналары чикләрендәге җир участокларының муниципаль контроле киңәшмәдә күтәрелгән
төп темаларның берсе иде.
Казанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов
үткәрелгән күзәтү чаралары турында сөйләп үтте. 2014 елдан алып 913 җир участогы
тикшерелгән, аларда 281 тәртип бозу очрагы табылган. Яр полосасын үзлектән коймалар
белән уратып алу, тиешле документлардан башка гына причаллар урнаштыру иң еш
очрый торган тәртип бозу булып тора.
Кайбер су объектлары кадастрлык учетында тормаганга, аларның
чикләрен билгеләп булмый, бу исә күзәтү чараларын уздырганда проблема булып
тора, дип җиткерде Р.Галәветдинов. Су объектларының су саклау зоналарын тиешле
тәртипкә китерү өчен чаралар планы төзелгән, ул ТР Премьер-министры Илдар
Халиков тарафыннан расланган.
“Куйбышев су саклагычының яр буе полосасы участоклары буенча
аэрофото төшерүләр уздыру, капламны лазерлы сканерлау, яр линияләренең, төзелеш
объектлары һәм яр полосасы чикләрендә җир участоклары чикләренең төгәл
координаталары белән картографик материал әзерләү көтелә”, - диде Р.Галәветдинов. Җир һәм милек
мөнәсәбәтләре комитеты рәисе әлеге планны тормышка ашыру су саклау зоналары
чикләрендәге тәртип бозу очракларын ачыкларга, территория контролен көчәйтергә
һәм табигый ресурсларны сакларга булышачак дип җиткерде.
Казан Мэры су объектлары чикләре буендагы участокларны
тәртипкә салу буенча эшләр кызыксыну белдергән ведомство һәм министрлыклар белән
хезмәттәшлектә дәвам ителәчәк дип җиткерде.