(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). Казанда ике ел элек
старт алган “Чәчәк ата торган Казан” проекты дәвам итә. Узган елларда проектка
кушылган оешмалар ярдәмендә шәһәрдә кызыклы һәм үзенчәлекле чәчәк
композицияләре барлыкка килде. Бүген Башкарма комитетның аппарат киңәшмәсендә
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрне башкаланы бизәү буенча яңа формалар
эзләргә һәм активлык күрсәтергә чакырды.
Билгеләп үтәбез, “Чәчәк ата торган Казан” проекты
кысаларында фасад яисә территорияне чәчәкләр белән бизәү буенча өченче конкурс
старт алды. Узган елда конкурс 14 оешма-катнашучыны җыйган иде, бу елда инде
оешмалардан 20-ләп гариза килгән.
“Чәчәкләр белән
бизәлгән объектлар – бу коммерция ягыннан җәлеп итү генә түгел, ә кәеф күтәрү
чарасы да. Аны үзебезгә булдырырга кирәк. “Чәчәк ата торган Казан”ның шәһәр һәм
район җитәкчеләренең генә түгел, ә һәр оешманың, һәр шәһәрленең игътибарын
җәлеп итүен теләр идек. Матур чәчәкләр утырту, матур шәһәрдә яшәү теләге
шәһәрлеләрнең ихтыяҗы булсын иде, бу – иртәнге душ керү кебек үк норма булырга
тиеш”, - дип саный И.Метшин.
Мэр Тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесенә чәчәк фестивален
уздыру инициативасы белән чыкканы өчен рәхмәт белдерде. Игорь Куляжев сүзләренә
караганда, узган елда биредә 200 меңнән артык кеше булган.
“Ике йөз мең кеше – бу тулы бер шәһәр. Әлеге сан безнең
дөрес юнәлештә баруыбыз турында сөйли. Эшнең нәтиҗәсен күрәбез, һәм без аны,
һичшиксез, дәвам итәргә тиешбез”, - дип билгеләде Метшин.