(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь, Зилә Гайфи). Казан Мэры
Илсур Метшин шәһәрнең Мәскәү районындагы Ф.Г.Аитова исемендәге 12-нче номерлы
гимназиядә шәһәрлеләрне кабул итте. Татарстан башкаласы халкы шәһәр җитәкчесенә
төзекләндерү, транспорт белән тәэмин ителеш, ишегалларына, йортларга һәм
юлларга капиталь ремонт ясау мәсьәләсе белән килгәннәр иде.
Мәскәү районында яшәүче Юрий Казачище Восход урамындагы
13-нче номерлы йорт яны территориясен
төзекләндерү һәм ремонтлау мөрәҗәгате белән килгән. Ю.Казачище сөйләп үткәнчә,
йортта капремонт уздырылган, яшәүчеләр башкарылган эшләрдән канәгать калганнар.
“Без сезнең йортка, һичшиксез, киләчәкбез. Башкарылган ремонт эшләреннән
канәгать булуыгыз сөендерә. Йорт яны территориясенә килгәндә, без сезнең йортны
киләсе елга капремонт программасына кертергә тырышырбыз”, - дип җавап бирде
Мэр.
Киров районының “Волжская Гавань” торак комплексында яшәүче
Фәнис Җиһангиров транспорт мәсьәләсе белән килгән. Казанлы 45-нче номерлы
автобус маршрутын Идел буе урамына кадәр (“Аракчинский гипс” ҖЧҖ) озынайту һәм борылу
мәйданчыгы булдыру мөрәҗәгате белән килгән. Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгы Сергей Миронов сүзләренә караганда, мондый мәсьәлә
буенча шәһәрлеләрдән хатлар килгәләгән. “Әлеге мәсьәләне безгә шәһәр ЮХИДИ
белән расларга кирәк. Безнең эшләрне башкарыр өчен мөмкинлекләр бар”, - диде
С.Миронов. Илсур Метшин Транспорт комитетында әлеге мәсьәләне эшләп бетерергә
кушты.
Бишбалта бистәсе территориясендәге урам спорт мәйданчыкларын
төзекләндерү мәсьәләсе белән Илсур Метшинга Киров районында яшәүче Фәрит
Әхмәдуллин мөрәҗәгать итте. Татарстанда Парклар һәм скверлар елы кысаларында
Бишбалта бакчасын реконструкцияләү бара, Ф.Әхмәдуллин фикеренчә, яшел ял итү
зонасы спорт һәм балалар мәйданчыкларына мохтаҗ. Илсур Метшин 2017 елда бакчаны
реконструкцияләү кысаларында универсаль спорт мәйданчыгы төзү
планлаштырылганлыгын билгеләп үтте. Ул үз эченә урам тренажерларын, волейбол
һәм баскетбол белән шөгыльләнү өчен мәйданчыкларны алачак. Ә балалар
мәйданчыгы, Мэр ышандырганча, бу елда ук барлыкка киләчәк.
Шулай ук И.Метшин белән очрашуда йортларга капиталь реомнт
ясау һәм юлларның асфальт капламына ремонт үткәрү мәсьәләләре дә күтәрелде. Шәһәр
җитәкчесе кабул итү барышында күтәрелгән мәсьәләләр җентекләп тикшереләчәк дип
ышандырды.