(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь, Зилә Гайфи). Казанның Коләхмәтов
урамындагы 25-нче номерлы йорт ишегалдында бу җәйдә өлкәннәр һәм балалар өчен
күпфункцияле мәйданчык барлыкка киләчәк. Капиталь ремонт программасына кертелү
ярдәмендә ишегалды территориясе шактый үзгәрәчәк – августка биредә спорт һәм
балалар зоналарын, этләрне йөртү өчен мәйданчык булдыру күздә тотыла. Капиталь ремонт
барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышып кайтты.
Капремонт ярдәмендә ишегалдында махсус капламлы күпфункцияле
яңа мәйданчык барлыкка киләчәк: биредә мини-футбол, стритбол һәм воркаут белән
шөгыльләнеп булачак. Шулай ук ишегалларын төзекләндерү проекты буенча этләрне
йөртү өчен мәйданчык, шахмат уйнау һәм балалар уен мәйданчыклары өчен ял итү
зоналары урнаштыру көтелә. Сергей
Миронов сүзләренә караганда, воркаутка төп игътибар биреләчәк, чөнки әлеге
спорт төре соңгы елларда аеруча да зур популярлык казана – биредә борыслар,
җирдән кул көче белән күртәрелү һәм тартылу өчен турниклар, физик күнекмәләр
өчен эскәмияләр урнаштырылачак. Кечкенә казанлылар өчен комлык, таган, лабиринт
һәм башка уен элементлары урнаштырылачак.
Йортта яшәүчеләр инде эшнең беренче нәтиҗәләрен күреп тә
өлгергән. Ишегалдында асфальт каплам җәелгән, агачларның корыган ботаклары
киселгән, иске уен һәм спорт җиһазлары алынган. Зоналарга бүлү, җәяүлеләр
сукмагына һәм ял итү зонасына тамга салу
эшләре дәвам ителә. Тулаем алганда, “Мәскәү районы ТКХ идарәче компаниясе” ҖЧҖ
директоры Олег Калимов билгеләп үткәнчә, эшләрнең 20% башкарылган.
Эшлекле киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Торак-коммуналь
хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин катнаштылар.
Бу елда барлыгы Казанда 49 ишегалдын төзекләндерәчәкләр. Комплекслы
төзекләндерү хәзерге вакытта 5 ишегалдында бара: Ак.Лаврентьев ур., 20, 22, Җиңү
пр., 56, 58, 60, Ак.Завойский ур., 16, 18, 20, Коләхметов ур., 25, Зур Урам ур.,
8, 10.