(Казан шәһәре
KZN.RU, 10-нчы июнь, Зилә Гайфи). Казанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади
үсеш стратегиясен эшләү буенча тупланган беренче нәтиҗәләрне бүген Казан Мэры
Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр. Башкала Ратушасында үткән киңәшмәдә берничә
дистә эксперт мәйданчыкларының эшенә йомгак ясадылар. Әлеге чаралар соңгы ике
айда Казанда үтте. Хәзерге вакытка шәһәр өчен икътисад, әйләнә-тирә мохит һәм
кеше капиталы өлкәсендә берничә сценарий тәкъдим ителә.
Илсур Метшин рәислегендә үткән киңәшмәгә 30-га якын кеше – муниципаль
хакимият органнары, банклар, фәнни үзәкләр һәм шәһәрнең югары уку йортлары
вәкилләре җыелды. Әлеге чарада Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма
комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат
Нигъмәтҗанов, баш архитектор Татьяна Прокофьева, район башлыклары, Башкарма комитеттагы
структур бүлекчә җитәкчеләре һәм экспертлар катнашты. “Әлеге эшне барлык
юнәлешләр буенча актив алып барганыгыз өчен һәр берегезгә рәхмәтемне җиткерәм. Безнең
өчен Казан агломерациясенә керүче барлык вәкилләрнең фикере мөһим. Шәһәр халкы,
экспертлар, студентлар, бюджет һәм бизнес өлкәсендә эшләүче вәкилләрнең әлеге
эш белән кызыксынулары бик куанычлы хәл”, - диде Мэр киңәшмә ачылышында.
Леонтьев үзәге каршындагы Стратегик планлаштыру буенча ресурс
үзәге директоры, очрашуны оештыручы Борис Жихаревич барлык экспертлар исеменнән
шәһәр белән эшләү мөмкинлеге булдырган Казан җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен
җиткерде. Казанның 2030 елга кадәр Үсеш стратегиясен эшләү Татарстанны үстерү
буенча каралган шуңа охшаш документ нигезендә, андагы үзенчәлекләрне исәпкә
алып башкарыла. Казанның алдынгы уку йортлары – КФУ, КМТТУ һәм КДАТУ базасында
өч эксперт төркеме өч юнәлеш – кеше капиталы, киңлек һәм икътисад буенча әңгәмә
мәйданчыклары оештырганнар. Күзәтү һәм халыктан сораштыру үткәрү нигезендә
җыелган мәгълүматлар базасы – әлеге эш нәтиҗәсе. “Шәһәр халкыннан бик күп тәкъдимнәр
һәм ризасызлык белдереп әйтелгән фикерләр тупланды. Мәгълүматларны берләштерү
кирәк, электрон басма эшләргә була. Без әлеге эшне башкарырга әзер”, - диде Борис
Жихаревич.
“Кеше капиталы” буенча экспертлар мәйданчыгының эш
нәтиҗәләре белән менеджмент һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге кафедрасы мөдире, Казан
милли тикшеренү технология университетының Инновацияләр белән идарә институты
директоры Рушания Зинурова таныштырды. Экспертлар әлеге өлкәдә өч проблеманы
билгелиләр. “2030 елга традицион охшашлык тамгалары үзләренең әһәмиятен
югалтачак. Авыл җирлегендә һәм якын-тирәдәге районнарда яшәүче халыкның шәһәргә
күпләп күчеп килүе башкалада тупланган тәҗрибәләрне юкка чыгарырга мөмкин. Шул
ук вакытта көнчыгыш илләреннән килүче миграция агымы шәһәрнең мәдәни күренешен
үзгәртергә мөмкин, милләтара низагларның көчәеп китү куркынычы да бар”, - дип
аңлатты мәсьәләнең асылын эксперт. Икенче очрак – халыкның актив булмавы. Моны
белгечләр “арыганлык синдромы” дип аңлата, ягъни шәһәр халкының тәкъдимнәргә игътибары
бик аз, гражданлык активлыгы кимү күзәтелә. Боларның барысы да киләчәктә
Казанны биз зур “йокы” районы итәргә мөмкин. Өченче мәсьәлә буенча: экспертлар
инновацион мәдәният үсеше өчен шартлар юк дип саныйлар. Шәһәр, кешеләрнең
үзгәреп тора торган ихтыяҗларына бик акрын игътибар итә.
Әлеге проблемалар нигезендә экспертлар шәһәрдә кеше капиталы
өлкәсен үстерү буенча өч сценарий төзегәннәр. Алар арасында актив чаралардан
башка гына (ялланып эшләү буенча эш эзләү, шәһәр халкының дәүләт
учреждениеләрендә эшләү теләге, социаль активлыкның түбән булуы) табигый үсеш сценарие
һәм ведомствоара муниципаль программалар (кадрларны җәлеп итү, үзмәшгульлек, миграция
агымын контрольдә тотучы күпмәдәниятле җәмгыять, инновацион мәдәният үзәкләрен
булдыру) буенча максатчан рәвештә кеше капиталын үстерү сценарие. Әлеге сценарий
буенча Казан башка шәһәрләргә үрнәк булырга тиеш. Өченче сценарий сәнәгать
тармакларына белемле кадрларны җәлеп итүгә басым ясый. Экспертлар “Казан – инновацион мәдәният башкаласы” проектын
тәкъдим итәләр.
“Киңлек” юнәлеше буенча экспертлар мәйданчыгының эш
нәтиҗәләре белән Казан дәүләт архитектура төзелеш университетының шәһәр
төзелеше һәм авыл торак пунктларын планлаштыру кафедрасы мөдире Александр Дембич
һәм КФУ-ның география һәм экология буенча белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы
доценты Светлана Хөснетдинова таныштырды. “Трендлар, шәһәр халкы өчен төп
факторларның мобильлек һәм төрлелек булуы турында сөйли. Кешеләр арасында
коммуникацияләр челтәре ни кадәр яхшы үскән булса, шәһәрдә яшәү шуның кадәр
уңайлырак”, - диде Александр Дембич.
Әлеге трендка таянып, Казанда 2030 елга кадәр шәһәр мохитен
үстерүнең өч сценарие эшләнгән. Экспертлар фикеренчә, заманча шәһәр икътисады –
ул җәяүле икътисады. Үзәктә халыкның күп булуы, бердәм яшел каркасның юклыгы, тупланган
экологик зарар – бер үк вакытта зур проблема һәм үсеш ноктасы да булып тора. Беренче
тәкъдим – булган ресурслар хисабына шәһәрне үстерү. Икенче сценарий (экспертлар
фикере буенча иң яхшысы) үзәкне үстерү тәҗрибәсен районнарда куллануга нигезләнә.
Өченче сценарий сайланган очракта, шәһәрдә нокта үзәкләрен булдыру һәм аларны
кунаклар өчен популярлаштыру эше дәвам ителәчәк. Тулаем алганда, экспертлар
Казан уңайлы шәһәр мохите эталоны булырга тиеш дип саныйлар. Биредә төп
игътибар автомобильләргә түгел, ә җәяүлеләргә бирелергә тиеш.
Әлеге юнәлеш буенча үз фикерләрен Татьяна Прокофьева да
җиткерде. Ул Казанның илнең архитектура башкаласы статусын алу мөмкинлеге бар
дип саный. Аның фикеренчә, сценарийларда тарихи мохитне саклау мәсьәләсе
эшләнелмәгән, транспорт челтәрен үстерү буенча инновацион алымнар тәкъдим ителми.
Үз чиратында, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев сценарийларда сулыклар һәм яр буе территорияләре
буенча бер фикер дә әйтелмәгәнлеген билгеләп үтте. И.Куляжев шулай ук урам
мәдәниятен үстерү буенча да эш алып барылырга тиешлеген ассызыклады.
“Икътисад” юнәлеше буенча экспертлар мәйданчыгының эш
нәтиҗәләре белән КФН-ның дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы мөдире Ирина
Глебова таныштырды. Ул әлеге юнәлештә очраган катлаулы мәсьәләләр арасында административ
каршылыклар булуын, эре бизнесның хакимият органнары белән нәтиҗәле эшчәнлек
алып бара алмаганын, традицион банк системасының юкка чыга баруын, хезмәт
базарында сорауның баланста булмавын һ.б. билгеләп үтте.
Әлеге юнәлештә шулай ук өч сценарий тәкъдим ителә. Беренчесе
– бизнес өчен инновацияләр кызыклы түгел. Чөнки монда чыгымнар сорала. Икенче
очракта, экспертлар фикеренчә, Россия чикләрендә хәләл-продукция җитештерү
хокукын алу кирәк. Өченче сценарий “акыллы” шәһәр һәм санлы икътисад булдыруны,
сәләтле эшче көчләр үстерүне күздә тота.
“Казан Банкы” вице-президенты Оскар Прокопьев Казанның
Россиянең финанс башкаласы була алу мөмкинлеге барлыгын билгеләп үтте. “Без үз
алдыбызга эре компанияләрнең төп функцияләрен Казанга күчерү максатын куя
алабыз. Бу яңа эш урыннары китереп чыгарачак. Финанс башкаласы булу өчен бездә
кыйммәтле кеше капиталы, һәркем ала алырлык торак, үсештә булган транспорт
челтәре бар”, - диде ул. О.Прокопьев фикеренчә, Казанда икътисадның барлык
өлкәләрендә дәүләти-хосусый хезмәттәшлекне үстерү кирәк. Шәһәр мондый проектлар
буенча заказ бирүдә бик сирәк катнаша.
Бүгенге киңәшмә барышында шәһәрне үстерү буенча яңгыраган
барлык тәкъдимнәр катнашучыларда зур кызыксыну уятты, якын арада сценарийләр
экспертлар төркеме составында җентекләп тикшереләчәк.