(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). Бүген Казанда Россия
Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов торак төзелеше
максатларында федераль җир биләмәләреннән файдалану мәсьәләләренә багышланган
киңәшмә үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Торак төзелешен үстерүгә ярдәм итү буенча федераль
фондның генераль директоры Денис Филиппов, Россия һәм Татарстанның әлеге
юнәлештә эшли торган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, эре төзелеш
компанияләре башлыклары катнашты.
И.Шувалов Татарстанның төрле өлкәләрдә, шул исәптән төзелеш тармагында
проектларны гамәлгә ашыру буенча яхшы тәҗрибәсе
барлыгын билгеләп үтте.
Д.Филиппов җир биләмәләрен җәлеп итү процессында кайбер кыенлыклар
килеп чыгуын җиткерде. Моннан тыш, Фондның генераль директоры төзелеш
программасының үзәкләштерелгән рәвештә, комплекслы һәм профессиональ дәрәҗәдә
гамәлгә ашырылырга тиешлегенә басым ясады. Аның сүзләренчә, әлеге фонда
Татарстан башка төбәкләрдән үзенең нәтиҗәле эшчәнлеге белән бик нык аерылып
тора.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы
министры Ирек Фәйзуллин киңәшмә барышында Татарстан территориясендә торак
төзелеше алып барылырга мөмкин булган берничә җир биләмәсе турында сөйләде. И.Фәйзуллин
хәзерге вакытта әлеге җир өлешләренең төрле федераль ведомстволар милке булуын
әйтеп үтте. Алар белән инде җир биләмәләрен Татарстанга тапшыру турында якынча
сөйләшүләр алып барылган.
Игорь Шувалов торак төзелеше максатларында федераль җир биләмәләреннән
файдалану мөмкинлеген якынча хуплады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов
фикеренчә, мондый карар төбәктә, шул исәптән Казанда төзелеш күләмен арттыруга
зур этәргеч бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте порталы.