(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июнь, Ксения Швецова). Бүген
Кремль яр буендагы Казансу елгасы тирәсенә меңнән артык казанлы һәм башкала
кунаклары Россия көнен бәйрәм итәргә дип җыелды. Алар бәйгеләрдә катнаштылар, Россия
Федерациясе гимнын башкардылар һәм күккә Россия әләме төсендәге шарлар
очырдылар. Бирегә килгән барлык халыкны бәйрәм белән Татарстан Республикасының Премьер-министры
Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы
рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, шулай ук Казанда Иреклеләр хәрәкәтен үстерү
үзәге активистлары котладылар.
Шәһәрнең төп бәйрәм мәйданчыгы Игенчеләр сарае скверы
каршында урнашкан иде. Биредә тантанага кушылырга теләгән барлык халык өчен
балалар һәм студентларның иң яхшы иҗат төркемнәре – республика һәм Россия
күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә лауреат булган яшьләр чыгыш ясады. Теләге
булган һәр кеше аквагримнан файдалана алды. Кунакларга волонтерлар Россия флагы
төсендәге тасмалар да бүләк иттеләр.
Яр буена җыелган халыкны видеомөрәҗәгать ысулы ярдәмендә ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Казанлыларны бәйрәм белән шулай ук ТР Премьер-министры
да котлады. “Нәкъ менә 26 ел элек шушындый матур 12-нче июнь көнендә дәүләт суверенитеты
турындагы декларация кабул ителде, һәм һәр ел саен әлеге күркәм көндә илебез
бәйрәмен билгеләп үтәбез. Ул көч, бердәмлек һәм Россия дәүләтенең, аның
төбәкләренең, шул исәптән Татарстанның, республикабыз шәһәрләренең,
бистәләренең ныклыгын чагылдыра, - дип мөрәҗәгать итте бирегә җыелган халыкка И.Халиков.
– Безнең өчен бу аеруча мөһим бәйрәм: бездә Татарстанның, Россиянең көче белән
горурланырлык бик көчле оборона сәнәгате, күп санлы югары уку йортлары, предприятиеләр
бар”. Премьер-министр казанлыларны республика Президенты, Дәүләт Советы һәм
Хөкүмәте рәисе исеменнән котлады, шәһәр халкына уңышлар теләде.
Казан Мэры башкала халкына һәм кунакларга үзенең тәбрикләү
сүзләрен җиткерде. Ул Россия көненең илебездәге барлык халык өчен зур бәйрәм
булуын билгеләп үтте. “Сезнең белән бергә без дә иң яхшы шәһәрдә, иң яхшы
республикада һәм иң яхшы илдә яшәвебез белән горурланабыз. Сезне ихластан әлеге
күркәм бәйрәм белән тәбрик итәм!”, - диде И.Метшин.
Бәйрәм мәйданчыгында тантаналы рәвештә Россия Федерациясе
әләме күтәрелде. Әләмне мәйданга алып чыгу хокукы шәһәр яшьләренең иң күренекле
вәкилләренә бирелде. Шулай итеп, тантанада “Казан яшьләре” җирле иҗтимагый
оешма җитәкчесе, ел саен үткәрелә торган 10-нчы “Ел студенты” премиясендә
җиңүче Адина Кульмасова, “ТИСБИ” идарә университеты студенты, Казанда Иреклеләр
хәрәкәтен үстерү үзәге җитәкчесе Юлия Наговицина, проводник эше буенча студентлар
отряды җитәкчесе Наил Зарипов һ.б. катнашты.
Концертның тантаналы өлешен тәмамлап, “Мин үземнең Ватанымны
яратам” дигән акция үтте. Мәйданчыкка килгән һәр кешегә шар (зәңгәр, ак яки
кызыл шарлар - өч төснең берсе) һәм маркер бүләк иттеләр. Маркер белән шарга
теләкләр язылды. Язылган, рәсем ясалган шарларны күккә очырдылар. Бу вакытта
Россия гимны яңгырады.