Игорь Шувалов Казанда эконом-класс таләпләренә туры китереп төзелә торган торак объектларын карады
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). Бүген Татарстан
Республикасы башкаласына эш сәфәре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең
беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. “Казан” халыкара аэропортында Игорь
Шуваловны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми
затлар каршы алды.
Игорь Шувалов белән Рөстәм Миңнеханов Казанда авария
хәлендәге тораклардан халыкны күчерү буенча гамәлгә ашырыла торган дәүләт
программасы кысаларында эконом-класс торак объектларының төзелешен (М.Гафури
урамы) карарга юнәлделәр. Әлеге сәфәрдә шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, ТР архитектура
һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин да бар иде.
Игорь Шувалов Казанда эш сәфәре программасы буенча берничә киңәшмә
уздырачак. Төп темалар – торак төзү максатларында федераль җир биләмәләрен әйләнешкә
кертү, чимал булмаган экспортка ярдәм күрсәтү, төбәктә кече һәм урта
эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре.
Кичен Игорь Шувалов Казанның Кремль яр буе белән танышачак,
ул биредә “Парклар һәм скверлар елы – 2015”кә һәм “Су саклау зоналары елы – 2016”га багышланган экспозицияне
караячак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте