(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль, Зилә Гайфи). Казанда накротиклар
кулланучыларның саны үсү темпы стабильләшкән. 2014 елда үсү 3,4%-ны тәшкил
иткән булса, 2015 елда – нибары 0,05% кына. Шулай ук профилактик күзәтү
астындагы кешеләр саны да кимегән, ел ахырында Казанда аларның саны 2963 кеше
булган. 2014 ел белән чагыштырганда, махсус күзәтү астындагы кешеләрнең саны
5,6%-ка кимегән. Казан халкына наркотизация профилактикасы шәһәркүләм максатчан
программасының 2011-2015 елларга нәтиҗәсен бүген Казан Мэры Илсур Метшин
рәислегендә узган антинаркотик комиссиясе утырышында ясадылар.
Утырышта Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма
комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова,
шәһәр прокуроры Олег Дроздов, шулай ук район башлыклары, район комиссияләре
рәисләре катнашты.
Наталья Гречанникова билгеләп үткәнчә, Татарстандагы наркологик
ярдәм күрсәтү оештырылышы тәҗрибәсе Россиядә иң яхшысы дип табылган. Казан медицина
учреждениеләрендә 333 наркологик урын бар, шул исәптән балалар һәм яшүсмерләр
өчен – 13, тернәкләнү профилендәге 69 урын, 2 көнлек стационарга 60 урын һәм 2
амбулатор-поликлиника учреждениесе, 7 балалар-яшүсмерләр кабинетлары. Бу өлкәдә
барлыгы 189 белгеч эшли.
ТР штаттан тыш баш наркологы, ТР Сәламәтлекне саклау
министрлыгының Республика наркологик диспансерының баш табибы урынбасары Резедә
Хаева сүзләренә караганда, 2016 елның 1-нче гыйнвары мәгълүматлары буенча
наркомания диагнозы белән 4029 авыру
учетта тора. Аның сүзләре буенча, уңай динамика күзәтелә башлаган – наркотик кулланучыларның
арту темпы стабильләшкән һәм профилактик күзәтү астындагы кешеләрнең саны
кимегән.
Яшьләр арасында үткәрелә торган профилактик чаралар турында
Башкарма комитетның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Сергей Миронов
сөйләп үтте. Аның сүзләренә караганда, наркотизация профилактикасы программасы
соңгы 5 ел эчендә 30 яшькә кадәрге 500 меңнән артык кешене колачлап алган. 200
меңләп казанлы лифт һәм транспортларда агитация роликлары караган, тагы 100
меңләп шәһәрле промофильмнар караган.
Илсур Метшин соңгы елларда яшьләр өчен позитив альтернатива
формалаштыру сүзе реаль эшләргә күчкәнлеген дә билгеләп үтте. “Соңгы елларда
Казан ишегалларында 40-тан артык спорт мәйданчыгы төзелде, 300-дән артык
ишегалдында турниклар барлыкка килде, парк һәм скверларда тормыш җанланды,
яшүсмерләр клубларына капремонт үткәрелде. Сәламәт яшәү рәвеше тренде зур
уңышларыбызның берсе булып тора – бүген тәмәке тарту, эчү, наркотик куллану
модада түгел”, - дип билгеләп үтте Мэр.