(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар). 2015 елда “Халык
контроле” системасына, алдагы елга караганда, 24%-ка күбрәк мөрәҗәгать килгән. Ел
дәвамында чишелгән мәсьәләләрнең саны 5%-ка арткан. Сервис эшенең нәтиҗәләре турында бүгенге
эшлекле дүшәмбедә Контроль һәм ришвәтчелеккә каршы эш идарәсе башлыгы Елена
Тощева сөйләде.
Мөрәҗәгатьлрнең күпчелеге территорияләрне төзекләндерүгә
кагылган, юл хәрәкәте оештырылышы буенча килгән шикаятьләр саны күләме кимегән.
“Чишелгән шикаятьләр бер ел эчендә 5%-ка артты һәм 69%-ны тәшкил итте”, - дип
дәвам итте Е.Тощева. Аның сүзләренә караганда, әлеге күрсәткеч буенча ТР
башкаласыннан Яр Чаллы һәм Түбән Кама гына алда бара.
2015 елда “Халык контроле”нә яңа категорияләр өстәлде: “Хезмәт
иминлеге таләпләрен бозу”, “Законсыз карьералар”, “Ришвәтчелек”, “Йортсыз
хайваннар” һәм башкалар.
Чишелми калган проблемаларның күбесе яктырту, юллар
төзелеше, ремонт белән бәйле, аларны чишәр өчен зур финанс чыгымнар таләп
ителә.
Тощева билгеләп үткәнчә, ел дәваымнда башкарма дисциплина
буенча бер генә тәртип бозу да булмаган.
“Кулланучы мөрәҗәгать иткән проблема еш кына бөтен подъездга,
йортка яисә ишегалдына кагыла, - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин. –
Һәм, әлеге проблеманы чишеп, без күпләргә ярдәм итәбез”.