(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар, Зилә Гайфи). Бүген шәһәр
Ратушасында Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе һәм Халыкара
йөзү федерациясенең башкарма директоры Корнель Маркулеску белән очрашуда Казан
Мэры Илсур Метшин чемпионатка әзерлек һәм уздыру буенча FINA җитәкчелегенең
казанышларын билгеләп үтте. Илсур Метшин фикеренчә, халыкара ярышлар тагы бер
мәртәбә Казанны бөтен дөньяга танытырга мөмкинлек бирделәр.
Очрашуда Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир
Сальников, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Евгений Леонов, Спорт
проектларының башкарма дирекциясе генераль секретаре Ранко Тепавчевич
катнаштылар.
Илсур Метшин FINA делегациясе әгъзаларына, 2015 елдагы
спортның су төрләре буенча чемпионатны Казанда үткәрү хокукы тапшырылганы өчен,
рәхмәт белдерде. Хулио Маглионе, үз
чиратында, 2015 елда башкалабызда үткән чемпионатның ярышлар тарихындагы иң
яхшысы булганлыгын искәртте.
Очрашуда катнашучылар киләчәктә дә хезмәттәшлеккә теләкләре
барлыгын һәм су мундиале Казан белән Халыкара йөзү федерациясенең соңгы проекты
булмас дип белдерделәр.