(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар, Ксения Швецова). “Казан
шәһәренең конкурентлы сәясәте һәм сатып алулары буенча дирекциясе” МКУ бер
елдан азрак вакыт эчендә муниципаль сатып алулар ярдәмендә 305 млн. сум бюджет
акчасын янга калдыган. Шундый нәтиҗәлелеккә Казан Башкарма комитетының яңа
структурасына консалтинг компаниясеннән профессионаллар чакыру аркасында
ирешелгән. Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә дирекциянең эшен
югары бәяләде һәм бюджет оешмалары җитәкчеләрен максималь рәвештә аның белән
хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Оешма директоры Григорий Харитонов үзенең докладында
билгеләп үткәнчә, дирекцияне булдырганда ришвәт хәтәрен булдырмау башлангыч нокталарның
берсе булган.
Дирекция 800-дән артык муниципаль заказ бирүче белән эшли,
алар үзләренең сатып алуларын 44-ФЗ кысаларында тормышка ашыралар. Шулай ук 223-ФЗ
кысаларында сатып алулар башкара торган унитар предприятиеләр белән эш алып
бара.
Казан Мэры, үз чиратында, финанс эшчәнлекнең үтәкүренмәле булуы
һәм нәтиҗәлелеге – бюджет белән эшләүдә иң әһәмиятле юнәлеш, дип билгеләп үтте,
һәм нәкъ менә әлеге функцияләр дирекция белән эштә төп булырга тиеш, диде.
Бу елда, Г.Харитонов сүзләренә караганда, муниципаль сатып
алулар барышын максималь рәвештә
стандартлаштыру планлаштырыла. Әйтик, мәсәлән, муниципаль заказ
бирүчеләрнең чыгымнарын методик нормалаштыруны әзерләү көтелә.
Мэр бюджет оешмалары җитәкчеләрен сатып алулар һәм бюджет
чараларын нәтиҗәле куллану буенча Дирекция белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.