(Казан шәһәре KZN.RU,
25-нче гыйнвар, Ксения Швецова). 2015 елга эш нәтиҗәләрен беренчеләрдән булып шәһәрнең
район администрацияләре җиткергән. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, узган елда шактый эш башкарылган. Агымдагы елда да ул
әлеге темпларны сакларга һәм, катлаулы икътисади ситуацияне исәпкә алып, барлык
структур бүлекчәләрнең эшчәнлеген игътибар белән планлаштырырга чакырды.
Демографик ситуация дә эш темпын сакларга мәҗбүр итә - мисал
өчен, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелеше мөһим мәсьәләләрдән калачак,
чөнки халык үсеше әлеге социаль объектларга даими ихтыяҗ булуны тәэмин итә. Узган
елда Совет районында гына да 9 балалар
бакчасы төзелгән.
Узган елда һәр районның бистәләрендәге яшәү шартларын
яхшыртуга ирешелгән: юллар ремонтланган һәм яңалары төзелгән, яктырту
баганалары урнаштырылган, парк зоналары тәртипкә китерелгән. Әлеге эшләр киләсе
елда өстенлекле юнәлешләрдән калачак.
Шулай ук проблемалы зоналарга игътибар юнәлткән шәһәрлеләр
һәм зур эшчәнлек алып барган бизнес-ширкәтләр ярдәмендә зур эш башкарылган.
Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре бу
атнада исәп-хисап бирәчәкләр.