Илсур Метшин Казан студентларын Татьяна көне белән котлады
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар, Антон Ноздрин). Казан Мэры
башкала студентларын “профессиональ” бәйрәмнәре белән котлады. Мэр бүгенге
көндә студентлар өчен бик күп шартлар булдырылганлыгын һәм алардан кулланырга
кирәклеген билгеләп үтте. Узган ялларда студентлар өчен күңел ачу чаралары ничек
узганлыгы һәм бүген нинди чаралар көтелгәнлеге хакында эшлекле дүшәмбе барышында
шәһәрнең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов сөйләде.
Кичә Казанның М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял
паркында Татьяна Кубогына кышкы студент уеннары үтте, алар үз эчләренә актив
ялны, шаян конкурсларны һәм төрле күңел ачу чараларын алган иде.
Бүген студентларны концертлар һәм төрле акцияләр көтә. Кичен
“Пирамида” концертлар залында 11-нче тапкыр “Ел студенты” премиясен тапшыру
тантанасы була.
С.Миронов сүзләренә караганда, Казанда барлыгы 158 меңләп
студент һәм аспирант укый, шуларның 70 меңләбе башка торак пунктлардан күчеп
килгән, шул исәптән башкалада 8 мең чит ил студенты белем ала.