(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар). Казан иң югары икътисади
ышанычлылык дәрәҗәсен күрсәтте. Респондентларның 70% киләсе көнгә ышаныч белән
карый. Казан Мэры Илсур Метшин фикеренчә, бу - әһәмиятле күрсәткеч, һәм моңа
шәһәрлеләрнең хезмәт сөюләре һәм барлык структураларның бердәм эше ярдәмендә
ирешелгән. Сораштыруның нәтиҗәләре турында башкала җитәкчесе шәһәр Башкарма
комитетының традицион аппарат киңәшмәсендә билгеләп үтте.
2015 елның декабрь аенда “Росгосстрах” стратегик тикшеренү
компаниясе үзәге тарафыннан оештырылган социологик сораштыруның нәтиҗәләре
массакүләм-мәгълүмат чараларында узган атна ахырында барлыкка килде. Тикшеренүләр
Россиянең 38 зур шәһәрендә узган. Алынган
мәгълүматлар буенча, иң югары икътисади ышанычлылык дәрәҗәсе Казан халкы
арасында икән.
Казаннан кала, киләсе көнгә Ижевски һәм Севастополь халкы
зур ышаныч белән карый, Волгоград, Саратов һәм Тольяттида яшәүчеләрнең исә
ышанычлары бик аз, дип билгеләп үтелә тикшеренүдә.
“Әлеге социаль сораштыруларга төрлечә карарга мөмкин, шуңа
да карамастан бу казанлылар яшәешенең бер индикаторы булып тора. Беренче урынны
Казан алып тора, респондентларның 70% киләсе көнгә ышаныч белән карый, һәм бу
иң мөһиме!” – дип билгеләп үтте шәһәр Мэры. Шәһәр җитәкчесе балалар күпләп
тууын да әлеге сораштыруның нәтиҗәләрен раслый, дип ассызыклады. Исегезгә
төшерәбез, 2015 елдагы демографик нәтиҗәләр узган эшлекле дүшәмбедә яңгыратылган
иде.