(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда
юлларны чистарту өчен махсус техника эше көчәйтелгән режимда алып барыла, алай
гына да түгел, карлы гыйнвар ае идарә компанияләренең дә эшен активлаштырды.
Аларның барлык көчләре ишегалларын һәм тротуарларны чистарту эшенә
юнәлдерелгән. Моның өчен кул хезмәте белән бергә, механик көч тә кулланыла.
Ишегалларын чистарту эше ничек алып барыла һәм күп итеп кар яуганда идарә
компанияләре ни дәрәҗәдә эшли – боларның барысын да шәһәр Мэры Илсур Метшин
бәяләде. Шәһәр башлыгы Казанның Дубравная урамындагы бер ишегалдында булды.
Әлеге вакыйгада Вахитов һәм Идел буе районнары
администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Казан Башкарма комитетының
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин һәм Идел буе
районындагы идарә оешмалары вәкилләре катнашты.
Илсур Метшин ишегалларын чистарту эшенә җаваплы булган идарә
компания вәкилләренә яшәүчеләрнең шикаятьләренә аерым игътибар итәргә һәм эшне
көчәйтелгән режимда дәвам итәргә кирәклеген ассызыклап әйтте. “Гыйнвар аенда
кар күп яуды, шунлыктан казанлылардан ишегалларын чистартуга кагылышлы сораулар
һәм шикаятьләр килеп тора. Алынган һәр шикаять җентекләп каралырга тиеш һәм һәр
аерым идарә компаниясенең эшен күзәтеп торырга кирәк, - диде И.Метшин. –
Әлбәттә, гыйнвар ае бик карлы булды, ләкин мондый шартларда да бик нәтиҗәле
итеп эшләргә кирәк”.
Җәяүлеләр сукмакларын, подъезд каршындагы мәйданчыкларны,
кварталара юлларны чистарту вазифасы йөкләнгән торак оешмалар кышкы чорда
эшләүгә, тулаем алганда, әзер. Шәһәрдә бозлавыкка каршы 7,3 мең тонна ком-тоз
катнашмасы әзерләнгән, тотылу күләменнән чыгып ул тулыландырылып торачак. Идарә
компанияләре шулай ук 56 тонна химик реагент сатып алганнар. Белгечләр
билгеләвенчә, карны кар эретү пунктларына илтү өчен чыгымнар каралмаган,
шунлыктан карны яшел зонага көриләр. Әлеге гамәл Казанның Төзекләндерү
кагыйдәләрендә язылганнарга каршы килми.
Ишегалларын чистарту өчен торак фондына хезмәт күрсәтә
торган подрядчы оешмаларда 145 берәмлек махсус техника – щеткалы тракторлар һәм
йөк төягеч машиналар бар. Моннан тыш, торак оешмаларда 28 кар аттыра торган
механик машиналар исәпләнә. Мэрга сөйләүләре буенча, Идел буе районының идарә
компаниясенә бу елда 3 яңа техника берәмлеге – 2 МТЗ тракторы һәм 1 “Барсик”
сатып алынган.
Ләкин кар белән көрәшүдә төп көч, әлбәттә, ишегалды
себерүчеләр. Хәзерге вакытта зур идарә компанияләрендә 1600 ишегалды себерүче исәпләнә.
Белгечләр ишегалды себерүчеләрнең җитмәвен билгеләп үтәләр, ләкин акрынлап хәл
уңай якка үзгәрә бара – Идел буе районының идарә компаниясендә узган елда 250
ишегалды себерүче булса, бу елда исә алар саны 277-гә җитә.
Дубравная урамында урнашкан 7-нче номерлы йорт ишегалдында
төзекләндерү эшләре үткәрелгән, балалар өчен мәйданчык урнаштырылган. Шушы
тирәдәге йортларда яшәүчеләр биредә башкарылган эшләр өчен Мэрга рәхмәт
сүзләрен җиткерделәр. Ишегалдында карны даими чистартып торуларын әйтеп
үттеләр.
Кар күп итеп яуган вакытта идарә компанияләре хезмәткәрләре
түбәләрне боз сөңгеләреннән һәм кар өемнәреннән чистартуга зур игътибар
бирәләр. Беренче чиратта авыш түбәле йортлар карала. Мондый йортлар саны Казанда
ике меңгә җитә. Әлеге төр эшләрне махсус өйрәтелгән һәм тәҗрибәсе булган
эшчеләр башкара. Эшләр катлаулы булган очракта альпинистларга мөрәҗәгать итәләр.
Эштә, әлбәттә, тискәре яклар да бар – ишегалларын чистарту
эшендә шәһәр халкының шәхси машиналары бик комачаулый. Машиналар хуҗалары
тарафыннан тротуарларга, җәяүлеләр йөри торган урыннарга куеп калдырыла. Бу исә
чистарта торган техникага гына түгел, ишегалды себерүчеләргә дә уңайсызлыклар
тудыра. Шәһәр башлыгы кыенлыклар булуына карамастан ишегалды территорияләрен
һәм тротуарларны максималь рәвештә чистарту бурычын йөкләде. “Нинди генә
шартлар булмасын, безгә үзебезгә йөкләнгән вазифаларны вакытында башкарып чыгу
кирәк. Бу карны алып китү эшенә генә түгел, шәһәр халкын борчый торган җүп җыю
һәм башка мәсьәләләргә дә кагыла”, - диде Мэр.