(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласының Идел буе районында ишегалларын кардан чистарту эшенең сыйфатын тикшерәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда барлыгы 3,8 меңнән артык ишегалды исәпләнә. 4,5 млн.кв.м мәйданны чистарту белән 70 подрядчы оешма, 16 эре идарә компаниясе шөгыльләнә. Ишегалларын чистарту өчен торак фондына хезмәт күрсәтә торган подрядчы оешмаларда 117 берәмлек махсус техника һәм 28 кече механизация чаралары бар.