(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь, Әдилә Галиева). Казанда
гадәти булмаган камера экспозицияләре өчен “INK Gallery” дигән яңа заманча
сәнгать галереясе ачылды. Мөштәри урамы, 19 адресы буенча урнашкан бинада
сәнгать эшлеклесе Игорь Калинаускас хезмәтләре тәкъдим ителгән иде. “Кеше” (“Человек”)
дип исемләнгән экспозиция белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты. Ул картиналар
авторы белән аралашты, яңа арт-киңлек булдыру фикерен хуплап чыкты.
Игорь Калинаускас – Россия сынлы сәнгать академиясенең
мактаулы әгъзасы, 1000 артык картина авторы, аның хезмәтләреннән төрле елларда Франция,
Германия, АКШ, Швейцария, Бөекбритания, Италия, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта
күргәзмәләр оештырылган. INK – рәссамның иҗади тәхәллүсе. Ул шулай ук галим-фәлсәфәче,
язучы, психолог, җырчы, театр режиссеры. Аның картиналарының күп өлеше Мәскәүдә,
Санкт-Петербургта, Самарада, Вильнюста шәхси коллекцияләрдә саклана. Казанда
исә яңа галериянең зур булмаган ике залында Игорь Калинаускасның 25 эше тәкъдим
ителә.
Кичәгә бик күп кунаклар – шәһәрнең Башкарма комитет
җитәкчесе Денис Калинкин, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы Евгения Лодвигова,
Мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева, рус шагыйре һәм проза язучысы Денис
Осокин һ.б. килгән иде.
Рәссам шәһәр башлыгына үзенең яраткан эшләрен тәкъдим итте.
Алар арасында “Видение священного града” дигән картина да бар. Бу масштаблы
пейзаж панносы 2000 елда Иерусалимда Раштуа вакытында булган гаҗәеп табигать
күренешеннән алган тәэсирләрдән соң язылган. Ул вакытта күктә берьюлы өч
могҗиза – болытлар, көчле яңгыр һәм кояш нурлары пәйда була. Күргәзмәгә
килүчеләр билгеләп үткәнчә, И.Калинаускас картиналары – формаларга аз һәм
төсләргә бай булуның ачык үрнәге.
“Сезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Казанлыларның күбесе сезне
һәм сезнең эшләрегезне күрергә теләде. Бу күргәзмә генә түгел, бу шәһәребезнең
мәдәни һәм рухи тормышында бик җитди вакыйга. Сезнең эшләрегез белән бергә
шәһәребезгә кирәкле энергия дә киләчәк дип ышанам”, - дип мөрәҗәгать итте Казан
Мэры рәссамга.
“Сездә үзегезнеке дә җитәрлек! Казан – бик көчле үсештәге
шәһәр, бирегә килеп, сезнең киңлекләргә җайлашып, мин моны сизәм, һәрвакыт
нәрсәдер эшлисе, алга омтыласы килә”, - дип билгеләп үтте Игорь Калинаускас, үз
чиратында шәһәр башлыгына заманча сәнгать төрләрен үстерүгә игътибар биргәне
өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп.
Галерия кураторы Ләйсән Цветкова сүзләренчә, казанлылар
күргәзмәне карарга дип 29-нчы февральгә кадәр килә алалар. “Әмма галерея ул – моно-проект
түгел, биредә үзләре турында белдерергә теләге булган, ләкин мөмкинлекләре
булмаган яшь һәм талантлы авторларның эшләре урын алачак. Әгәр дә алар иҗат
утында яналар икән, безнең ишекләр алар өчен ачык”, - дип билгеләп үтте ул.
Моннан тыш, арт-мәйданчыкны оештыручылар галерия киңлекләрендә даими чаралар –
ачык лекцияләр, иҗади очрашулар, әңгәмәләр, китапларны тәкъдим итү кичәләре,
психологик остаханәләр һәм мастер-класслар эшләячәк диләр. “Бу яраткан
шәһәребезгә бездән бүләк”, - дип белдерде проект координаторы.
Илсур Метшин яңа арт-мәйданчык булдыру фикерен хуплап чыкты
һәм галерия кураторларына яңа проектлар уйлап табуда уңышлар теләде. Әлеге
юнәлешнең үсештә булган заманча Татарстан башкаласы өчен бик актуаль булуына
басым ясады.