(Казан шәһәре, 24-нче декабрь). Бүген Казан ратушасында Идел
буе округы Арбитраж суды төзелүгә 20 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур
Метшин һ.б. катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Идел буе округы арбитраж суды (2014
елның 6-нчы августына кадәр – Идел буе округы федераль арбитраж суды) 1995
елның ноябрендә федераль закон нигезендә төзелгән иде. Аның даими урыны итеп
Казан шәһәре билгеләнде.
Идел буе округы арбитраж суды Әстерхан, Волгоград, Пенза,
Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләре, Татарстан Республикасы арбитраж судлары
тарафыннан кабул ителгән суд актларын һәм шушы округта төзелгән Унберенче һәм
Уникенче арбитраж апелляция судларының суд актларын тикшерә.
Бүгенге тантанада Россия Федерациясе Югары Суды рәисе
урынбасары – икътисади бәхәсләр буенча Суд коллегиясе рәисе Олег Свириденко,
Идел буе округы арбитраж суды рәисе Юрий Глазов һәм башкалар катнашты.
“20 ел бәлки озак вакыт та түгелдер, - диде Рөстәм
Миңнеханов чыгышында. - Әмма үткәнгә әйләнеп карасак, без бөтенләй башка булуыбызны
күрәбез, ул чакта арбитраж мәсьәләләре башкача хәл ителә иде. Бүген илебез дә бөтенләй
башкача, бу – яңа базар мөнәсәбәтләре”.
Арбитраж судка кешеләр гадел карар эзләп киләләр, диде
Рөстәм Миңнеханов. Ул Идел буе округы арбитраж суды хезмәткәрләренә һөнәри осталыклары
өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Киләсе елда судьяларыбызның хезмәт шартларын яхшыртуга бәйле
берничә чара үткәреләчәк, диде Рөстәм Миңнеханов, без сезнең алга куелган
бурычларны аңлыйбыз һәм актив ярдәм күрсәтергә әзербез.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Идел буе округы арбитраж суды
хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре – “Фидакарь хезмәт
өчен” медале, “Татарстан Республикасының атказанган юристы” дигән мактаулы
исемнәр, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты тапшырды.
Чарада катнашучыларга Идел буе округы арбитраж судының 20
еллыгына багышланган фильм күрсәтелде. Чарада катнашучыларны шулай ук Россия
Федерациясе Югары Суды рәисе урынбасары – икътисади бәхәсләр буенча Суд
коллегиясе рәисе Олег Свириденко сәламләде. Татарстан Республикасы артистлары
һәм иҗат төркемнәре концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.