(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь, Зилә Гайфи). Казанда
16-нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең сырхауханәсендә капиталь
төзекләндерү эшләре тәмамланды. 17 меңнән артык халыкка хезмәт күрсәтә торган
учреждениедә коммуникацияләр, түбә, янгынга каршы куркынычсызлык системасы
тулысынча яңартылган, бина эчке яктан төзекләндерелгән. Яңартылган бинада
медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын бүген Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде. Шәһәр
башлыгын Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары
Наталья Гречанникова, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир
Фәттахов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча Сәламәтлек
саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев озата йөрде.
Гагарин урамы, 121 адресы буенча урнашкан 16-нчы номерлы
шәһәр клиник хастаханәсе – күп профильле учреждение. Әлеге оешмада инде 30 елдан
артык Казан һәм Татарстан районнарындагы халыкка планлы һәм кичектергесез медицина
ярдәме күрсәтелә. Хастаханәдә Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүче халыктан
тыш, барлык шәһәр халкына хезмәт күрсәтелә торган 9 профильле бүлекчә эшли. Учреждение
составына сырхауханә, хатын-кызлар консультациясе, бала тудыру йорты һәм
стационар керә.
Илсур Метшин сырхауханәнең өч катын да карап чыкты. Биредә флюорография
һәм диспансеризация, стоматология бүлмәләре, диагностика һәм участок
хезмәтләре, аптека, табиб бүлмәләре, лор-үзәк, пульмонология һәм гематология
үзәкләре, сәламәтлек үзәге, лаборатория һәм администрация урнашкан. Кабул итү
бүлмәләрендә шәһәр башлыгы пациентлардан һәм табиблардан биредәге үзгәрешләрдән
канәгать булулары турындагы фикерләре белән кызыксынды. Пациентлар сүзләренә
караганда, сырхауханәдә хәзер чират торасы юк, электрон хезмәтләр порталы аша
табибка язылырга мөмкин. Ижевск, Түбән Кама һәм башка күрше шәһәрләрдән килеп
эшли торган табиблар исә, үз чиратында, махсус алар өчен каралган ял
бүлмәләреннән бик канәгать булуларын җиткерделәр. “Безгә башка шәһәрләрдән
килеп эшләүче табиблар булуы, Казанда чыннан да табиблар өчен уңай шартлар
барлыгы турында сөйли”, - дип билгеләп үтте Мэр.
Шәһәр башлыгы башкарылган эшләрнең сыйфатына игътибар итте –
капиталь төзекләндерү эшләреннән соң бинада бик чиста, якты, ямьле. “Элек
хастаханәгә килеп керүгә үк күңелгә авыр була иде. Бүген биредә пациентлар һәм
табиблар өчен уңайлы шартлар булдырылган. Биналарда чиста, якты, киң.
Учреждениедәге уңай атмосфера кешеләр кәефенә бик көчле тәэсир итә”, - диде Мэр.
Баш табиб, Казан шәһәр Думасының Шәһәр халкы сәламәтлеген һәм
әйләнә-тирә мохитне саклау комиссиясе рәисе Владимир Беляков сүзләренчә,
капиталь төзекләндерү эшләренә 26 млн. сум күләмендә акча тотылган.
16-нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең сырхауханәсе 17
меңнән артык халыкка хезмәт күрсәтә, ләкин биредә шәһәрдә бердәнбер булган лор-үзәк,
пульмонология һәм гематология үзәкләре урнашканлыктан барлык шәһәр халкы
учреждение хезмәтләреннән файдалана. “Безнең үзәкләр бу елның 11 аенда 115 меңнән
артык кешегә хезмәт күрсәтте. 275 урынга исәпләнгән стационарда ел башыннан 9
мең тирәсе пациент дәваланган. Хатын-кызлар консультациясендә сменасына 140
кешегә хезмәт күрсәтелә. Бала тудыру йортында 111 урын бар, ел башыннан биредә 2841
бала туган”, - дип сөйләде В.Беляков.