(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Инвестицион советы
президиумы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында
узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан
Мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов әйтеп үткәнчә, Инвестицион совет
президиумы утырышларында дәүләт хакимияте органнары тарафыннан күптөрле ярдәм
таләп ителгән инфраструктура, законнар чыгару-норматив өлкәләргә кагылышлы проектлар
каралачак.
Бүген инвестицион проектлар республика икътисадының киләчәк
үсеше өчен гаять мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов, алар яңа җитештерү төрләре, яңа
эш урыннары, яңа салым базасын булдырырга ярдәм итәләр.
Татарстан Республикасы Президенты аңлатма биргәнчә, 12 кешедән
торган Инвестицион совет президиумы утырышлары кимендә аена бер мәртәбә
уздырылырга тиеш.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш
агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул инвесторларның үзләре
тарафыннан дәүләт хакимияте органнары рейтингы уздыру проектын тәкъдим итте. Мондый
рейтинг уздыру максаты – практикада административ каршылыкларны ачыклау.
Рөстәм Миңнеханов рейтинглау проектын, бүген фикер
алышканнан соң алынган кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып, эшләп
бетерергә кушты.
“Агромир-Казан” авыл хуҗалыгы продукциясен сату, саклау һәм
эшкәртү буенча күпләп сату-бүлеп җибәрү үзәген төзү» проектын Татарстан
Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы
һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәкъдим итте.
Утырышта катнашучылар шулай ук Питрәч һәм Лаеш муниципаль
районнарын инвестицион үстерү проекты һәм башка мәсьәләләр буенча фикер
алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.