(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). Бу елда Казанда социаль
объектларны төзү буенча каралган барлык программалар үтәлгән. Шәһәрдә 20
балалар бакчасы, 18 спорт мәйданчыгы, физик тәрбия-сәламәтләндерү комплексы,
ябык боз шугалагы, 1375 укучы белем алырлык мәктәп һәм социаль ипотека
программасы буенча 5 йорт төзелгән. Казан Мэриясендә үткән эшлекле дүшәмбе утырышында
Башкарма комитетның Капиталь төзелеш һәм реконструкцияләү идарәсе җитәкчесе Марат
Сәмигулин елның төзелеш нәтиҗәләре турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, 2015 елда Казанда социаль объектларны төзү
эшенә 10 млрд.сум акча тотылган. Социаль объектларны төзү буенча каралган
барлык программалар 100%-ка үтәлгән. 7,6 млрд.сумны тәшкил итә торган инвестицияләрнең
төп өлеше ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды чаралары – социаль
ипотека программасы буенча “Салават күпере”, Оренбург Тракты буенча М-14
микрорайонындагы йортларны төзү эшенә юнәлдерелгән. Яңа районнарны төзү эшендә параллель
рәвештә социаль инфраструктураны булдыру беренчел бурыч булып тора.
Марат Сәмигуллин сүзләренчә, Казанның Киров районындагы “Салават
күпере” дигән яңа торак районында 13-нче номерлы кварталда урнашкан гомуми
мәйданы 15,2 мең кв.м булган 255 фатирга исәпләнгән 5-нче номерлы беренче йорт
инде кулланышка тапшырылган. 1079 фатирга исәпләнгән 4 йортны кулланышка
тапшырырга әзерлиләр. Торак район территориясендә 520 урынга исәпләнгән төзелеп
беткән 2 балалар бакчасы ачылачак, хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара. Чират
буенча беренче булган, мәйданы 384160 кв.м тәшкил итүче 4 кварталга керә торган
6392 фатирга исәпләнгән 22 торак йортны төзү эшләре дәвам итә.
“Салават күпере” торак комплексында чират буенча икенче булган,
гомуми мәйданы 192 мең кв.м. тәшкил итә торган 3179 фатирга исәпләнгән
йортларны төзү эше башланып китә.
Идел буе районындагы М-14 микрорайонында гомуми мәйданы 50489,67
кв.м. булган 854 фатирга исәпләнгән 4 торак йортны төзү эше дәвам итә. Микрорайон
территориясендә 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасын кулланышка тапшырырга
әзерлиләр. Барлык мәйданы 45
гектар булган җирлектә 3628 фатирга исәпләнгән 219 мең
кв.м. торак төзү планлаштырыла. 2016 елның беренче кварталында Оренбург
трактында 306 фатирга исәпләнгән 3-нче номерлы йортны кулланышка тапшырачаклар.
Биредә шулай ук 260 урынга каралган балалар бакчасы төзелгән.
Социаль өлкәгә карый торган объектларны төзү эшенә барлык дәрәҗәдәге
бюджеттан 431,170 млн.сум күләмендә материаль чаралар бүлеп бирелгән. Казанның
Яңа Савин районында Татарстандагы иң зур мәктәпләрнең берсе – 1375 укучы белем
алырлык 179-нчы номерлы мәктәп төзелгән. Объектның бәясе – 815 млн. сум. Уку
бүлмәләреннән тыш мәктәптә, ике спорт зал, ике актлар залы, хореография
бүлмәсе, 25-метрлы бассейн, киностудия һәм мәктәп типографиясе дә бар.
90-нчы номерлы гимназиядә Россиядә төзелгән ачык типтагы 15 физик
тәрбия-сәламәтләндерү комплексының берсе барлыкка килде. Ул футбол кыры һәм
трибуналары, чишенү бүлмәләре булган җиңел атлетика мәйданчыгыннан, уен, хоккей,
баскетбол, волейбол мәйданчыгыннан, шулай ук төрле тренажерлардан һәм воркаут
белән шөгыльләнү өчен снарядлардан гыйбарәт.
Гаврилов урамында “Алтын алка” дигән ябык боз шугалагы
кулланышка тапшырылган.
Моннан тыш, 2015 елда республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 60,6
млн.сумга торак йортлар урнашкан ишегалларында һәм Казанның уку йортлары
территориясендә 18 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән.
“Юл картасы” кысаларында бүлеп бирелгән 1,8 млрд.сум
шәһәрнең төрле районнарында урнашкан 20 балалар бакчасын төзү эшенә тотылган. Инде
14 балалар бакчасы кулланышка тапшырылган, ел ахырына кадәр тагын 6 балалар
бакчасы ачылачак. Әлеге программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Казанның
мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 3210 өстәмә урын барлыкка килә.
Илсур Метшин фикеренчә, ил икътисадында кризис булуына
карамастан Татарстан Президенты ярдәме белән Казанда төзелеш темплары
күрсәткечләре яхшы. “Без елны кризис вакытында предприятиеләребез нишләр икән
дигән шикле уйлардан башлап җибәргән идек. План бик киеренке булды. Һәр ел саен
без нигез чокырыннан башлыйбыз һәм ел ахырында иң катгый нормативлар буенча
алдан әйтелгән вакытка туры китереп социаль объектларны кулланышка тапшырабыз
һәм әйтергә кирәк, без инде моңа күнеккән. Россиядә ел дәвамында социаль
объектларны төзи башлап, шул ук елда аларны кулланышка тапшырган башка мондый
төбәкләрне эзләп табарга кирәк әле”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин
һәм төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.