(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының төп медицина
объектларын карады. Республика башлыгын Казан Мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Программаның беренче өлешендә Волков урамында урнашкан
Республика клиник хастаханәсенең неврология бүлегенә бару каралган иде. Күптән
түгел биредә төзекләндерү эшләре тәмамланды. КФУ Фундаменталь медицина һәм
биология институты директоры Андрей Киясов хәбәр иткәнчә, бүген университет
клиникасында диагностика, дәвалау һәм тернәкләндерү өлкәсендә алдынгы
тикшеренүләрне трансляцияләү аша сәламәтлек саклау сыйфатын арттыру юнәлешендәге
трансляцион медицина үстерелә.
ТР Президентына Япония галимнәре белән берлектә булдырылган
геном үзәкне күрсәттеләр. Биредә гамәлгә ашырылучы проектларның беренчесе –
даруларны зыянлыкка тикшерү. Үзәк белгечләре сөйләгәнчә, бүген күп кенә препаратлар
кеше сәламәтлегенә өстәмә зыян китерә һәм бу кеше генотибына бәйле. Әлеге
тикшеренүләр бу өлкәдә җентекле эш алып барырга ярдәм итәчәк.
Шулай ук ТР Президенты һәм аны озата йөрүчеләр укыту
классларын, диагностика лабораториясен, биобанк һәм кеше күзәнәкләре белән
эшләү өчен билгеләнгән чиста бүлмәләрне карадылар. Биредә студентлар да, табиблар
да белем алачак.
Аннан соң Татарстан Президенты Шмидт урамындагы 2-нче
номерлы Шәһәр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең терапия һәм неврология
бүлегендә булды. Биредә капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Төзекләндерү барышында
биредә инфраструктура тулысынча яңартылган һәм яңа заманча җиһазлар кайтартылган.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов КФУ-ның икенче укыту-лаборатория
корпусындагы төзекләндерелгән бүлмәләрне карап чыкты. Аерым алганда, мәрмәр залны
һәм Халыкара мөнәсәбәтләр, Тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының телләр
компетенциясе үзәгендә булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнехановны Казан Мэры, ТР Президенты Аппараты
җитәкчесе Әсгать Сәфәров, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР сәламәтлек саклау
министры Адель Вафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин,
министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре озата йөрде.