(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). Бүген Казан (Идел буе)
федераль университетында медицина юнәлешендә белем алуны үстерү һәм университет
клиникасын булдыру турында югары уку йортының Попечительлек советында фикер
алыштылар. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур
Метшин, РТ Премьер-министры урынбасары – республиканың мәгариф һәм фән министры
Энгель Фәттахов, сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һ.б. катнашты.
К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров чарага җыелган затларга 2014
елның 16 июнендә үткән утырыштан соң югары уку йортында нәрсәләр гамәлгә
ашырылуы, хәзерге вакытта уку йортында бара торган үзгәрешләр турында сөйләде
һәм киләчәккә каралган планнар белән уртаклашты.
И.Гафуров 1-нче гыйнвардан К(И)ФУ составында университет
клиникасы эшли башлаячагына өмет белдерде. Бик зур медицина комплексын тәшкил
итә торган (гомуми мәйданы 37,8 мең кв.м булган 24 бина) РКХ-2, 2-нче номерлы
Шәһәр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, 2-нче номерлы шәһәр сырхауханәсе
югары уку йорты карамагына тапшырыла. “Хәзерге вакытта тулы көчендә эшли торган
сәламәтлек саклау учреждениеләрен берләштерү юлы белән Казан федераль
университетында күп профильле университет клиникасын булдыру – Россия
Федерациясендә әлеге мәсьәләне хәл итүдә беренче тәҗрибә һәм медицина ярдәменең
төп төрләрен колачлаган беренче клиника”, - дигән сүзләрен китерә И.Гафуровның ТР
Хөкүмәте порталы.
Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин сүзләренчә, әлеге
проект студентларга белемне китаптан үзләштереп, аны фәнни тикшеренүләрдә
катнашып ныгытырга ярдәм итәчәк.
Утырыш нәтиҗәләренә йомгак ясап, Татарстан Президенты хәл
итәсе бурычларны санап чыкты. “Бик күп эш башкарылган. Тиздән бик көчле
тикшеренү медицина кластеры булачагына өмет белдерәбез”, - диде республика
башлыгы.