(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин Казан (Идел буе) федераль университетының берничә бинасында булып кайтты. Аерым алганда, шәһәр җитәкчесе КФУның Студентлар йорты (8-нче номерлы тулай торак, Пушкин ур., 32а) бинасының капиталь ремонттан соңгы торышы белән танышты.