(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь, Ксения Швецова). Бу
елда Яңа ел каникуллары Казан балалары өчен ике атна дәвам итәчәк. Әлеге ял
көннәрендә балалар чыршы бәйрәмнәрендә, концертларда, бәйгеләрдә, спорт
чараларында катнашып, тәмле күчтәнәчләргә ия булачаклар, Яңа ел тамашасын күрә
алачаклар. Татарстан башкаласында “Яңа елда истә калырлык каникуллар” дигән
программа эшләнгән. Анда мәктәп укучылары белән бергә, мәктәпкәчә яшьтәге
балалар өчен дә чаралар урын алган. Бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры
Илсур Метшин барлык җаваплы хезмәтләргә чараларның һәрберсендә шәһәр халкы
иминлеген тәэмин итү бурычын йөкләде.
“Кайда нинди чара үтәсен ата-аналар, балалар, башкала
кунаклары алдан белеп торырлык итеп эшләргә кирәк, - дип билгеләп үтте
И.Метшин. – Һәм, иң мөһиме, – без кешеләрнең иминлеген тәэмин итәргә тиеш.
Район, участок башлыклары, ЮХИДИ хезмәткәрләре, барыгызның да әлеге эшкә аерым
игътибар итүегезне сорыйм. Куркынычсызлык – безнең өчен иң беренче чираттагы
бурыч, чыршы бәйрәмнәрендә генә түгел, кайда нинди чара үтә -без бөтен җирдә дә
уяу булырга тиеш”.
Чыршы бәйрәмнәре шәһәрдәге барлык балалар бакчаларында, мәктәпләрдә
үтәчәк. Әлеге чараларда 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 180 меңнән артык бала
катнашачак. Бу елгы Яңа ел күчтәнәчләре өчен шәһәр бюджетыннан 29 млн. 115 мең
сум акча бүлеп бирелгән. Балалар бакчасына йөрүче 69117 сабый, башлангыч
сыйныфлардагы 47927 укучы баллы күчтәнәчкә ия булачак.
Кышкы каникул вакытындагы иң көтеп алынган бәйрәм – Республика
дәрәҗәсендәге Яңа ел чыршысы. Ул 25-нче декабрь көнне “Татнефть-Арена” боз
сараенда үтә. 16 мәктәптә тамашага дип республиканың төрле районнарыннан килгән
2 меңнән артык укучыга кайнар ризык әзерләнәчәк. Моннан тыш, Казанның 45 укучысы
Мәскәүдә Дәүләт Кремль Сараенда үтәчәк Президент чыршысына чакыру алганнар.
Казан шәһәре Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин сүзләренчә, Мәскәүдә
үтәчәк бәйрәмдә балалар өчен эшли торган иҗтимагый оешма лидерлары, укуда иң
алдынгы нәтиҗәләргә ирешкән укучылар, олимпиадаларда, ярышларда, бәйгеләрдә
җиңү яулаган укучылар катнаша.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җәмгыять өчен
үзләреннән зур өлеш кертеп, шулай ук Яңа ел бәйрәмнәренә кушылалар – мисалга,
Яңа Савин районындагы Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Яңа ел бизәкләре ясау буенча
“Яңа ел уенчыгы” дигән иҗади остаханә үз ишекләрен ача – алар А.Вавилова
исемендәге хосписта дәваланучы балаларга бүләкләр бирәчәкләр. Идел буе
районындагы “Олимп” балалар үзәге Украина территориясеннән чыгып китәргә мәҗбүр
булган гаилә балаларына Яңа ел тамашасы күрсәтәчәк.
“Шәһәребездә Украинадан килгән 115 бала белем ала, - дип сөйләде
И.Һадиуллин. – Аларның барысы да күңел ачу чараларында катнашачак, бер генә
бала да игътибардан читтә калмаячак”.
Актив балалар мәктәптә каникуллар вакытында хезмәткә һәм
оборонага әзерлек буенча чаңгыда шуып, кышкы сессия нормативларын тапшыра,
хоккей матчларында һәм башка ярышларда катнаша алалар. Шул уңайдан, Киров
районында бадминтон буенча мәктәпләр беренчелегенә ярышлар, Яңа Савин районында
әти-әниләр һәм укучылар өчен “Кышкы уеннар” дигән спорт бәйрәме оештырыла.
Сүз уңаеннан, бу елда кышкы каникуллар вакытында мәктәп яны
лагерьлары эшләмәячәк – әлеге эшчәнлек язгы каникулларга күчерелә, чөнки бу
вакытта балалар караучысыз кала. И.Һадиуллин аңлатканча, яңа ел бәйрәмнәрендә күп
кенә гаиләләрдә әти-әниләр шулай ук ял итәләр. Бу балалар ата-аналар белән
бергә ял итә алсын өчен шулай эшләнгән. И.Һадиуллин сүзләренчә, мәктәп яны лагерьларында
ялны күчерү Мәгариф идарәсенең җәмәгать советы утырышында ата-аналар комитеты
белән берлектә хәл ителгән. Шул ук вакытта сменаларның эшләү вакыты киләсе елда
үзгәрешсез калачак – язгы чорда - 7 көн, җәйге чорда - 21 көн, барлыгы – 28
көн.
“Мәктәп яны лагерьлары эшчәнлеген күчерү – бу акыллы
тәкъдим, - дип саный Казан Мэры. – Хәзер ата-аналарның да Яңа ел каникуллары
башлана, алар рәхәтләнеп ялларны балалары белән бергә үткәреп, гаилә ялы
оештыра алсалар, бу иң дөрес гамәл булачак”.