(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). Әлеге минутларда Казан Мэриясендә Казан Башкарма комитеты структур бүлекчәләре җитәкчеләренең атна саен үткәрелә торган аппарат киңәшмәсе бара. Эшлекле дүшәмбене шәһәр Мэры Илсур Метшин үткәрә.
Бүгенге киңәшмәдә Казанда 2015 елда социаль өлкәгә кагылышлы объектларны төзү нәтиҗәләренә йомгак ясалачак, кышкы каникул көннәрендә балалар ялын оештыру мәсьәләләре карала.