(Казан шәһәре KZN.RU,
30-нчы ноябрь). Казанда асылмалы линияләрне җир астына урнаштыру буенча
проектны торымшка ашыру дәвам ителә. Бүгенге көндә 1023 км кабель шул рәвешле
җир астына “кереп киткән”. Шулай ук 2013 елның июнь аеннан 2015 елның ноябрь
аена кадәр торак йортларда, биналарда һәм ут баганаларындагы 115 км хуҗасыз
элемтә линияләре юкка чыгарылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында Башкарма
комитетның Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Рифат Ханнанов
хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, казанлыларның көндәлек
тормышларына мәгълүмати технологияләр актив рәвештә кертелә - элемтә тармагының
төп күрсәткечләренең тотрыклы үсеше күзәтелә. “Шәһәрдә 390 мең интернет абунәче
һәм 345 мең кабель телевидениесе абунәчесе бар. Кәрәзле телефонны кулланучылар
173% тәшкил итә, ягъни һәр шәһәрлегә 1,73 сим-карта дигән сүз. 2212 йорт
яшәүчеләре цифрлы телевидениедән 24 телеканал карый ала дигән сүз. Шуның белән
беррәттән стационар телефон элемтәсеннән куллану соңгы биш елда 26%-ка кимегән,
кулланучыларның саны – 308 меңләп казанлы”, - дип сөйләде Рифат Ханнанов.
Казанда асылмалы линияләрне җир астына “җибәрү” эше дәвам
ителә - җир астына барлыгы 1023 км кабель киткән, тагы 1069 км калган. Элемтә
операторлары 1,6 млрд. сум инвестиция җәлеп иткәннәр, бу исә өстәмә эш урыннары
һәм салым керемнәре булдырырга булышкан. Торак-коммуналь хуҗалыгы, район администрацияләре
һәм предприятиеләр белән бергә хуҗасыз элемтә линияләрен барлауга юнәлтелгән
күчмә тикшерү эшләре дәвам ителә.
Киләсе елда сынау режимында аерым бер кварталдагы барлык
линияләрне җир астына “җибәрү” эше планлаштырыла.
“Ачык Казан” порталында барлыкка киләчәк мәгълүмати модуль шәһәр
элемтә тармагында тормышка ашырылачак тагы бер проект булып тора. Яңа модуль
булдыру идеясен Казан Мэры Илсур Метшин хуплады, халык белән “кире элемтә”
булдыру элемтә операторларының эшен яхшыртачак, дип билгеләп үтте.
Тулаем алганда, шәһәр җитәкчесе фикеренчә, Казанда асылмалы
линияләрне тәртипкә китерү буенча зур эш башкарылган. Әлеге мәсьәлә Татарстан Президентының
контроле астында тора.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, торак йортларда һәм
бистәләрдә әле зур эш башкарасы бар. “Торак йортлардагы асылмалы линияләр белән
тәртипсезлек күзәтәбез. Шулай ук бистәләргә дә игътибар юнәлтү сорала, заманча
технологияләр аларга да килергә тиеш. Без катгый төзекләндерү программаларын
кабул иттек, алар базарның зур уенчылары тарафыннан хуплана. Рәхмәт аларга
моның өчен. IT-технологияләр шәһәрнең тышкы кыяфәтенә зыян китерү юлы белән
үсәргә тиеш түгеллеген аңлыйбыз. Без барлык таләпләрне дә катгый үтәүләрен
таләп итәчәкбез”, - дип ассызыклады Мэр һәм шәһәрдәге асылмалы линияләр белән
ситуацияне контрольгә алырга кушты.