(Казан шәһәре KZN.RU,
30-нчы ноябрь). Казан Мэры Илсур Метшин беренче курс студентларын “һөнәри” бәйрәмнәре
белән котлады.
“Хөрмәтле беренче курс студентлары!
Ихлас күңелдән зур мөмкинлекләр һәм кызыклы вакыйгаларга бай
булган студент тормышына аяк басуыгыз белән котлыйм! Югары уку йортында уку
сезнең өчен яңа башлангычларга юл ачар, киләчәктә уңышлы карьера төзергә һәм,
иң мөһиме, якты һәм бәхетле тормыш корырга нигез булыр дип ышанам.
Казан 2016 елның язында югары уку йортларының иң иҗади катнашучыларының төп фестивален – “Россия
студентлар язы”н кабул итәчәк. 2015 елда Татарстан делегациясе әлеге
фестивальнең гран-приен Владивостоктан алып кайтты.
“Беренче курс
студенты көне” фестиваленең бу елда “ачык” статусына ия булуы сөендерә, сүз дә
юк, ул башкалада гына түгел, Татарстанның башка шәһәрләрендә дә талантларны
барларга мөмкинлек бирәчәк.
Укуда һәм фәнни эшчәнлегегездә генә түгел, иҗади яктан һәм
үз-үзегезне үстерүдә дә уңышлар һәм җиңүләр телим!” – диелә котлауда.