(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче
сентябрь, Әдилә Галиева). Казан Мэры Илсур Метшин татар чыгышлы Франция рәссамы
Ринат Анимаевның эшләреннән торган “Дүрт сезон” күргәзмәсендә булып кайтты. Экспозиция
шәһәр Ратушасы бинасында оештырылган. Шәһәр җитәкчесе белән бергә эшләрне
Франциядәге татарлар диаспорасы вәкиле һәм “Россия – Франция мәдәни күпере” ассоциациясе
президенты Лия Пронэр, шулай ук Казан ратушасы директоры Динә Латфуллина карап
чыктылар.
Казан Мэры танылган француз
остасының эшләрен югары бәяләде – күргәзмәдә рәссамның барлыгы 100-ләп эше
тәкъдим ителгән. Казандагы күргәзмәне “Россия – Франция мәдәни күпере” ассоциациясе
белән берлектә шәһәр Мэриясе оештырган.
Ринат Анимаев бүгенге көндә
Франциянең иң яхшы рәссамнары унлыгына керә. Ул – Таҗикстан татары, Дүшәнбедә туган.
Кечкенәдән әтисе белән бергә сәнгать белән шөгыльләнә, әтисе дә рәссам була. Сәнгать
мәктәбен бетергәннән соң, сәнгать училищесына укырга керә, аннары В.И.Суриков
исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтын тәмамлый.
Франциядә Ринат
Анимаев 1989 елдан бирле яши һәм эшли. Аның
эшләре Россия, Америка, Бельгия, Норвегия, Франция, Швеция, Югославия, Германия,
Австрия, Японияләрнең музейларында һәм шәхси коллекцияләрендә урын алган.
Казандагы “Дүрт сезон” күрәзмәсе
30-нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.