(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). Татарстан хакимияте
системасы зур ышанычка ия булды. ТР Преиденты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм
Миңнеханов "Kazan-Arena" стадионы янындагы "Без булдырабыз! Без
бергә!" бәйрәме вакытында тамашачыларга шулай дип белдерде.
"Кадерле дуслар, 2015 елгы сайлаулар тәмам.
Сайлаучыларның күпчелеге аларда катнашты. Татарстанлылар республикага ышана -
сайлауларның төп нәтиҗәсе шул, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мин гражданлык
позициясе өчен һәркемгә, миңа ышанган һәр сайлаучыга рәхмәт белдерергә
телим".
"Сайлау - ул бик катлаулы процесс. Бездә сайлаулар яхшы
үтте. Оештыручыларның барысына да рәхмәт", - дип игълан итте ул.
"Хакимият системасы гаять зур ышанычка ия булды. Бу
безгә зур җаваплылык өсти. Иң мөһиме - тормыш сыйфаты һәм тынычлык. Россия
Федерациясе ярдәме белән без яңа уңышларга ирешербез. Татарстан - лидер, һәм
лидер булып калачак та", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы
Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Исегезгә төшерәбез, бүген “Казан-Арена" янында "Без
булдырабыз! Без - бергә!" гаилә бәйрәме оештырылды. Сайлауда катнашкан
казанлылар өчен җирле коллективлар, федераль дәрәҗәдәге йолдызлар - Лев
Лещенко, Ёлка, җырчы Салават чыгыш ясады.
Концертка, алдан хәбәр ителгәнчә, сайлауда кулга төшерелгән
"Мин тавыш бирдем!" язулы махсус билетлар буенча бушлай керделәр. Тамаша
азагында салют булды. Бәйрәм тәмам булгач, халыкны өйләренә кайтарып җиткерер
өчен, өстәмә транспорт каралган иде. Җәмәгать транспортларында сайлаучы
беләзеге булган кешеләр бушлай йөрделәр.