(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь, Альберт Мортазин). “Казан-Арена”
стадионын Казанның “Рубин” һәм Британиянең “Ливерпулем” командалары арасындагы
Европа лигасының төркем этабы матчын уздыруга әзерләү барышы белән Казан Мэры
Илсур Метшин танышып кайтты. Әлеге әһәмиятле вакыйганы мөмкин булган кадәр күбрәк
җанатарлар тамаша кылырга тиеш, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы һәм подрядчы
оешма вәкилләренә барлык көчләрне дә кулланып, стадионны билгеләнгән срокка
әзерләргә кушты.
Хәзерге вакытта “Казан-Арена” стадионында Спортның су
төрләре буенча XVI ФИНА дөнья чемпионаты вакытында кулланылган вакытлы
конструкцияләрне демонтажлау эше бара. Илсур Метшин спорт объектын киләсе
матчка әзерләү белән танышты, шулай ук стадион администрациясе һәм подрядчы оешма
җитәкчелеге белән берничә мәсьәлә буенча фикер алышты.
“Казан-Арена” стадионының техник директоры Евгений Цветков
хәбәр иткәнчә, төп эшләр ике этаптан гыйбарәт. Беренчесе – вакытлы трибуналарны
демонтажлау һәм стадионның тамашачыларның даими трибунасын торгызу. Икенче этап
– металл япма конструкцияне демонтажлау. “Әлеге эшләрне тәмамлаганнан соң,
кырны әзерли башлыйлар һәм яңа газон җәеләчәк”, - дип җиткерде Е.Цветков.
Шәһәр җитәкчесенә стадионда эшләр тулы көчкә барганлыгын җиткерделәр
– монтаж ясаучылар һәм ярдәмчеләр ике сменада эшли. Расланган графикка сыешыр өчен,
якын арада стадионга өстәмә эшче көчләр җәлеп ителәчәк.
Илсур Метшин подрядчы компания вәкилләрен мобильләшергә һәм
әзерлек эшләрен вакытында тәмамларга чакырды. Шәһәр башлыгы шулай ук эшләр
барышын көн саен контрольгә тотарга кушты.
«Ливерпуль – дөньякүләм билгеле булган футбол легендасы. Шуңа
да булдыра алганча күбрәк җанатарлар – Татарстаннан да, аннан читтәгеләрне дә -
илебезнең иң яхшы стадионнарының берсендә узачак матчны күрә алсын өчен шартлар
булдырырга кирәк. Әйдәгез, Казанның “Рубин” командасына – җанатарлар,
җанатарларга яхшы футбол күрсәтер өчен көчебездән килгәнне эшлик”, - дип
ассызыклады Татарстан башкаласы Мэры.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Казан Башкарма комитеты
җитәкчесенең шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат
Нигъмәтҗанов, Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, “Казан-Арена”
стадионы директоры Радик Миннәхмәтов, “Камгэсэнергострой” ААҖ гендиректоры
Илдар Шаһитов һәм башкалар катнаштылар.