(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь, Әдилә Галиева). Бүген
Казанда “The Road” рок мәктәбе ачылды. Мәскәү урамы, 57а адресы буенча урнашкан
бинада музыкантлар өчен барлык уңайлыклар да каралган. Әлеге уңайдан Казанның
яшь рокчыларын ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин тәбрикләде. Мәктәп ачылу уңаеннан
шәһәр башлыгы яшьләр өчен “Воскресение” төркеме музыкантлары белән бергә
җырлады.
“The Road” рок мәктәбенең ачылу тантанасына укучылар,
аларның әти-әниләре һәм укытучылар җыелды. Казан Мэры Илсур Метшин яшь рокчылар
өчен бөтен уңайлыклар да булдырылды, хәзер яңа музыкаль үрләр яулар вакыт
җитте, дип билгеләп үтте. “Казан спорт һәм белем бирү башкаласы белән
беррәттән, рок башкаласына да әйләнергә тиеш. Моның өчен яшьләрнең бик яхшы
итеп уйнаулары кирәк. Казанның чын башкала икәненә беркемнең бернинди шиге булмаска
тиеш. Яшьләр, алга омтылыгыз! Үз вакытында Казанда күп кенә бөек рок
музыкантлар яшәгән, рок буенча география картасында Казанның үз урыны бар.
Мондый шартларда тиздән сез дә үзегезнең музыкаль сүзегезне әйтә алырсыз дип
өметләнәбез!” – дип мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итте Мэр.
Шәһәр башлыгы “The Road” рок мәктәбе директоры Айрат Яруллин
белән бергә төзекләндерелгән кабинетларны – гитара, бас-гитара, барабан
классларын карап чыкты. Мэр шулай ук булачак рок йолдызлары белән аралашты,
алардан нинди заманча музыкантларның иҗатлары белән кызыксынуларын сорашты. “Воскресение”
төркеменең музыкантлары да Илсур Метшин белән бергә яңа бинаны бәяләделәр. Алар
Казанга яңа рок мәктәбе ачылу уңаеннан килгәннәр. “Бик яхшы” – бу сүз генә аз.
Искиткеч сыйныфлар. Барысы да ничек яхшы итеп уйланылган. Безнең заманда да
мондый мәктәпләр булган булса – без хәзер Карнеги-холлда чыгыш ясаган булыр
идек!” – дип гаҗәпләнүен яшермәде вокалчы һәм гитарачы Андрей Сапунов яңа рок
мәктәбе белән танышып чыкканнан соң.
И.Метшин бинаны карагач, музыкантлар, мәктәп директоры һәм
мәктәп укучысы белән символик мәгънәгә ия тасманы кисеп, чыгышлар өчен каралган
сәхнәне ачты. Яңа сәхнәдә беренчеләрдән булып “The Road” рок мәктәбендә укучы Маруся
Шаронова чыгыш ясады. Аңа теләктәшлек белдерергә дип кызның әтисе – күренекле футболчы
Роман Шаронов килгән иде. Марусяга бәрмә уен коралларында уйнаучы Алексей
Коробков һәм бас-гитарачы Дмитрий Леонтьев ярдәм иттеләр.
Алга таба сәхнәгә Казан Мэры чыкты. Илсур Метшин Андрей Сапунов
белән бергә “Листопад” җырын башкарды. Үзенең чыгышыннан соң шәһәр башлыгы
укучыларны мәктәп ачылу тантанасы белән тәбрикләп, “Воскресение” төркеме
музыкантларының әлеге уңайдан Казанга килүләренә рәхмәтен җиткерде, шулай ук
төзүчеләргә дә рәхмәт сүзләре яңгырады.
“Безнең булачак рокчыларыбыз, әлеге стеналарда сез тыңларга,
уйнарга, җырларга өйрәнсәгез иде. Сезнең арада дуслык җепләре сузылсын. Җырлар
безгә яшәргә көч бирәләр. Бөек музыкантларның җырлары сезгә лаеклы шәхесләр
булырга ярдәм итсен. Сәнгатегез белән безне шатландырып торыгыз, кунакка чакырыгыз!
Алдагы концерт – сездән!”- дип билгеләп үтте Казан Мэры.
Егет һәм кызларны бәйрәм белән шулай ук Башкарма комитет
җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Вахитов
һәм Идел буе районнарының администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Мәдәният
идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева, “Грэйтстрой” ҖЧҖ генераль директоры Владимир
Никишов тәбрикләделәр.
Исегезгә төшерәбез, бу елда мәктәпнең бишьеллыгы уңаеннан
башкала хакимияте учреждениегә шәһәр үзәгендә махсус объект - Мәскәү урамы, 57а
адресы буенча урнашкан йортка кушып төзелгән ике катлы бина бирде. Рок
мәктәбендә тавыш изоляциясе системасы аерым игътибарга лаек. Укучылар
бер-берсенә комачауламасын, уңайлы шартларда шөгыльләнә алсын өчен һәр сыйныф
стенасына, идәнгә һәм түшәмгә махсус тавыш изоляциясе панельләре, шулай ук
махсус ишекләр һәм тәрәзәләр урнаштырылган.
Яңа бина – ул бары тик рок мәктәбен урнаштыру өчен генә
проектлаштырылган бердәнбер мәйданчык. Мәктәптә яше 7-дән артып киткән 60-70
бала белем алачак. Биредә белем алучылар белән төрле белгечлекләр буенча 10
укытучы шөгыльләнәчәк.
Казан – Россиядә рок мәктәбе булган беренче шәһәр. Әлеге
гамәлдән соң башка шәһәрләрдә дә мондый проектлар эшли башлаган. Казанда рок
мәктәбен булдыру фикерен үз вакытында Борис Гребенщиков, Вадим Самойлов, Андрей
Сапунов кебек йолдызлар да хуплап чыккан иде. “Воскресение”, “Чиж и Ко”, “Ляпис
Трубецкой”, “Тантра” төркемнәре укучыларга мастер-класслар тәкъдим иттеләр.