(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь). Бүген Рөстәм
Миңнеханов рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кереште.
Инаугурация тантанасы Казанда С.Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концертлар залында
узды. Чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнаша.
Татарстан Республикасы Конституциясенә кулын куеп, Рөстәм
Миңнеханов Татарстан халкына тугрылыклы булырга ант итте. “Татарстан Республикасы
халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, Татарстан
Республикасының Дәүләт Суверенитетын тәэмин итәргә, Россия Федерациясенең Конституциясен,
Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы законнарын
үтәргә, Татарстан Репсубликасы Президентының миңа йөкләгән зур бурычларын намус
белән башкарырга тантаналы төстә ант итәм”, - диде ул.
Инаугурация тантанасында 700-дән артык кеше, шул исәптән
депутатлар, ТР Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, предприятие
башлыклары, федераль хакимият органнары, иҗтимагый оешма вәкилләре, РФ
субъектлары җитәкчеләре бар иде.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Рөстәм
Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына рәсми керешүе белән
котлады. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле
Михаил Бабич телеграммадагы текстны укып китте.
«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!
Сезне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына
керешүегез белән котлыйм. Сезнең алда регионны, аның икътисадын һәм социаль
өлкәсен комплекслы үстерүгә юнәлгән җитди һәм җаваплы эш тора.
Һәм билгеле инде, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту,
гражданнарны борчый торган проблемаларны нәтиҗәле хәл итү мәсьәләләре Сезнең
игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Уңышлар һәм иң яхшы теләкләр Сезгә», - диелә Владимир Путин
телеграммасында.
Фоторепортаж