(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь, Әдилә Галиева). Казан
Мэры Илсур Метшин инаугурация тантанасында Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты
вазыйфасына керешүе белән котлады, чара бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур
концертлар залында узды.
Шәһәр Мэры ТР Президенты сайлаулары төбәк җитәкчесе
эшчәнлегенә халыкның бәясен күрсәткәнлеген билгеләп хтте. Исегезгә төшерәбез,
13-нче сентябрь көнне узган сайлауларда Рөстәм Миңнеханов өчен 2306844 сайлаучы
тавыш бирде, бу электоратның 94,4% дигән сүз. “Һәр муниципаль район,
Татарстандагы шәһәр башлыгы үзенең районында, шәһәрендә үткән елларда нинди
эшләр башкарылганлыгын әйтә ала. Рөстәм Нургалиевич, сезнең игътибарыгыз бөтен
өлкәләргә дә җитүе бик тә әһәмиятле”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.
“Республика стратегик үсә”, - дип билгеләде Илсур Метшин һәм
Татарстанда тормышка ашырылып килгән Иннополис, “Смарт Сити Казан”, “Алабуга” махсус
икътисади зонасы кебек проектларны искә төшереп үтте. “Без үсеш нокталары
булдырабыз. Безнең республика Россиядәге иң нәтиҗәле һәм актив эшли торган
республикаларның берсе булып кала бирә”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.
И.Метшин Татарстан башкаласында 2013 елгы Универсиада, 2015
елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты кебек зур халыкара спорт
чаралары үткәнлеген искәртеп үтте. Алар ярдәмендә Казан һәм Татарстан бөтен дөньяга
танылды. “Сезнең җитәкчелектәге хакимиятнең барлык тармакларындагы җайга салынган
эш аркасында әлеге чаралар югары дәрәҗәдә уздылар. Алда безне футбол буенча 2018
елгы дөнья чемпионаты, “WorldSkills-2019”
эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты көтә”, - диде Казан Мэры һәм әлеге чараларның
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә уңышлы үтәчәклегенә ышанычын белдерде.
Чара ахырында Илсур Метшин ТР Президентына ныклы сәламәтлек
һәм иң кыю теләкләренең чынга ашуын теләде, шулай ук Рөстәм Миңнеханов
җитәкчелегендәге Татарстан файдасына башкарылачак эшен дәвам итәргә әзер булуын
ассызыклап үтте.