(Казан шәһәре KZN.RU,
18-нче сентябрь, Альберт Мортазин). Илсур Метшин кандидатурасы Казан шәһәре
муниципаль берәмлеге Башлыгы вазыйфасына тәкъдим ителде. Әлеге карар “Бердәм
Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Казан җирле бүлегенең XXIV
конференциясендә кабул ителде. Аның өченче этабы бүген “Казан” милли-мәдәни
үзәгендә узды.
Конференциядә “Бердәм Россия” партиясеннән ТР Дәүләт Советы
һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары катнаштылар. Чарада 268 депутатның 248-е бар
иде, карар кабул итәр өчен кворум булды. Делегатлар берничә мәсьәлә буенча
фикер алыштылар, алар арасында сайлау кампаниясе нәтиҗәләрен чыгару һәм Казан шәһәре
муниципаль берәмлеге Башлыгы вазыйфасына кандидатура билгеләү бар иде.
Муниципаль берәмлек башлыгы Казан шәһәре Думасы депутатлары арасыннан
сайлана. Барлыгы 3 кандидат тәкъдим ителде: Казанның гамәлдәге Мэры Илсур
Метшин, “Казан сөт комбинаты” – “Просто молоко” идарәче компаниясе ҖЧҖ филиалы директоры
Марат Каһарманов һәм “Вамин-Татарстан” ААҖ конкурс идарәчесе Сергей Кондратьев.
Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә “Бердәм Россия” партиясеннән кандидат буларак
Илсур Метшин сайланды – аның өчен делегатларның күпчелеге тавыш бирде.
Узган сайлауларның нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Илсур
Метшин зур эш башкарылганлыгын, аның нәтиҗәсендә “Бердәм Россия” партиясе
ышанычлы, инандырырлык җиңүгә ирешкәнлеген билгеләп үтте. “Сүз дә юк, моның
артында партиянең барлык әгъзаларының зур хезмәте тора”, - дип ассызыклады
шәһәр башлыгы.