(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь, Әдилә Галиева). Бүген
футбол буенча 2018 елгы FIFA дөнья чемпионаты башлануга нәкъ 1000 көн калды,
аның матчлары Россиянең 11 шәһәрендә, шул исәптән Татарстан башкаласында
узачак. Казанда “кире хисап”ка стартны Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР Яшьләр
эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов бирделәр. “Кире хисап” төймәсенә символик басу “Олимп”
стадионында Казан футбол һәвәскәрләр лигасының “Футбол буенча Россия 2018 елгы FIFA
дөнья чемпионатына 1000 көн калуга старт” Кубогы турниры финалы кысаларында
узды.
Турнир катнашучыларын Казан Мэры сәламләде, чемпионатның шәһәр
һәм аның халкы өчен генә түгел, бөтен Россия өчен әһәмиятле булып торганлыгын
билгеләп үтте. Илсур Метшин шәһәрнең әлеге чемпионатны уздыруга зур җаваплылык
белән якын киләчәклеген ассызыклады. “Казан, һичшиксез, әлеге чарага җитди
әзерләнәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә, ТР Хөкүмәте
һәм шәһәрлеләр белән бергәлектә без, Казан 1000 көннән соң футбол буенча дөнья
чемпионатын кабул итсен өчен, әлеге бәйрәм мәңгегә безнең белән калсын өчен,
кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Бу – безнең өчен зур горурлык һәм
Казанны дөньядагы иң яхшы шәһәр икәнлеген дөньяга җиткерү өчен тагы бер
мөмкинлек!” – дип билгеләп үтте Мэр.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов шулай ук
спорт бәйрәмендә җыелган шәһәрлеләрне зур исемле дөньякүләм вакыйга кабул
итәчәклеге белән котлап үтте.
В.Леонов әлеге вакыйгага кадәр бер ел кала Казанда конфедерация
Кубогына дүрт матч үтәчәк, ә дөнья чемпионаты кысаларында Татарстан башкаласы 1/8
һәм 1/4, алты төркем матчын кабул итәчәк, дип җиткерде.
Сәламләү сүзләреннән соң Илсур Метшин һәм Владимир Леонов
турнир катнашучылар белән бергә символик кызыл төймәгә бастылар, шул рәвешле
чемпионат башлануга “кире хисапка” старт бирелде. Халыкара ярышлар башлануга
күпме көн калганлыгын исәпли торган саннар “Казан-Арена” медиафасадында
барлыкка килде.
Казан футбол һәвәскәрләр лигасы турнирында 14 яшьтән
өлкәнрәк булган 1000 меңләп кеше катнаша.
Шулай ук стартка 1000 көн калганлыкны бәйрәм итү кысаларында
“Казан” гаилә үзәге каршында чемпионатның рәсми хэштегы #Россия2018
урнаштырылды.
Билгеләп үтәбез, бүген чемпионатка 1000 көн калып барганны
Казанда гына билгеләп үтмиләр. “Кире хисап”ның тантаналы старты Мәскәүнең Манеж
мәйданында һәм матчлар үтәчәк башка шәһәрләрдә уза.