(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь, Альберт Мортазин). Бүген
бик зур төзекләндерү эшләреннән соң, Казанның Совет районында урнашкан Сахаров
урамында “Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясы” скверы ачылды. Яңартылган яшел
зонаны ачу тантанасы белән Татарстан башкаласында яшәүчеләрне Казан Мэры Илсур
Метшин тәбрикләде.
Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев,
Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, шәһәрнең Мәдәният идарәсе
җитәкчесе Айгөл Горнышева һәм башка вәкилләр катнашты.
Илсур Метшин казанлыларны “Бөек Ватан сугышы ветераннары
аллеясы” ачылу тантанасы белән котлады. Шәһәр башлыгы скверның яңартылган
территориясе белән танышты, районда яшәүчеләр һәм тантанада катнашучы
ветераннар белән аралашты.
Яңартылган сквер территориясе 13 мең кв.м. мәйданны тәшкил
итә һәм ул 43 күпфатирлы йортны берләштерә. Биредә 10 меңгә якын кеше яши.
Төзекләндерү эшләре барышында сквер территориясендә балалар өчен уен
мәйданчыгы, урам тренажерлары булган мәйданчык, резиналы каплам җәелгән йөгерү
юлы булдырылган, куаклар һәм чәчәк түтәлләре утыртылган, яшел чирәм җәелгән.
Моннан тыш, скверда яңа яктырту системасы булдырылган, яңа эскәмияләр
урнаштырылган, асфальт җәелгән. Аллеяның төп үзенчәлеге шунда ки: танкчыларга истәлек
итеп ТР Танкчылар ассоциациясе тарафыннан һәйкәл куелган.
Сквер ачылу уңаеннан паркта бик зур бәйрәм тамашасы үтте. Казанлылар
игътибарына “Фантазия” джаз оркестры чыгышы тәкъдим ителде, “Веселые волгари”
ансамбле сугыш чоры җырларын башкарды. Ачылу уңаеннан спортчыларның күрсәтмә
чыгышларын тамаша кылырга мөмкин иде, шулай ук мавыктыргыч мастер-класслар,
“Чемоданда музей” акциясе, “Әдәби ишегалды” мәдәни фестивале үтте