(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы сентябрь). Яңа универсаль спорт
мәйданчыгы бүген Татарстан башкаласының Совет районында 90-нчы номерлы гимназия
территориясендә ачылды. Районда яшәүчеләрне һәм гимназия укучыларын спорт
объекты барлыкка килүе уңаеннан Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
Ачылу тантанасында РФ Дәүләт Советы депутаты, спорт
объектларын төзү буенча “Бердәм Россия” партиясенең социаль проектлар җитәкчесе
Илдар Гыйльметдинов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, 90-нчы
номерлы гимназия директоры Гөлсинә Закирҗанова, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәре Думасы
депутатлары, шулай ук “Рубин” ФК футболчылары катнашты.
Илсур Метшин проектны гамәлгә ашыруда катнашкан һәр кешегә
олы рәхмәтен җиткерде. Мэр сүзләренчә, бераз алдан мәктәптә капиталь
төзекләндерү эшләре башкарылган булса да, территория тулысынча төзекләндерелеп
бетмәгән булган. Спорт мәйданчыгын төзү турындагы фикерне мәктәп җитәкчелеге
һәм укучылар мәктәптә “Мәрхәмәтле йөрәк” форумы үткән вакытта Мэрга
җиткергәннәр.
“Мәктәптә искиткеч укытучылар төркеме эшли, бирегә йөрүче
укучыларның барысы да игътибарлы, кызыксынучан, сизгер балалар. Алар - укуда,
спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешкән укучылар. Җиңүләр һәм медальләр болай
гына бирелми. Аларны алу өчен бик зур тырышлык һәм сабырлык таләп ителә.
Балаларның яшьтән үк тырышлыкка омтылулары – бу искиткеч күренеш”, - дип
билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Универсаль спорт мәйданчыгы 90-нчы номерлы гимназия
территориясенең шактый өлешен биләп тора. Биредә футбол кыры, трибуналары һәм
чишенү урыны да булган җиңел атлетика мәйданчыгы, хоккей, баскетбол һәм волейбол
мәйданчыгы урнашкан. Спорт объекты территориясендә воркаут белән шөгыльләнү
өчен төрле тренажерлар һәм снарядлар куелган.
Илсур Метшин яңа мәйданчык белән танышып чыкканнан соң, бәйрәм
кунаклары, яшь спортчылар һәм гимназия укучылары белән аралашты. Аннан соң шәһәр
башлыгы беренче тупны капкага кертеп, футбол мәйданчыгын ачты.
“Казанның һәр микрорайоны да шушындый кечкенә стадионнар
белән үсәргә тиеш дигән максат белән яшибез. Чемпионнар саны артуына караганда,
балаларыбызның сәламәт булып үсүе мөһимрәк”, - диде ассызыклап И.Метшин. Һәм ул
алга таба мәктәп ишегалларында мондый мәйданчыкларның барлыкка килүе гадәти
күренешкә әйләнәчәген әйтеп үтте. Шәһәр башлыгы тантанада катнашучыларның
барысын да спорт мәйданчыгы ачылу уңае белән тәбрикләп, әти-әниләргә
балаларыгыз сәламәтлекләре белән шатландырса иде, дигән теләк теләде. “Аларның
бәхетле булып үсүләре һәм илнең иң яхшы шәһәрендә яшәүләре өчен без барысын да
эшләргә әзер”, -диде Илсур Метшин.
Илдар Гыйльметдинов спорт объектларын төзү буенча әлеге проектны
гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәннәре өчен шәһәр җитәкчелегенә олы рәхмәтен
җиткерде. Ул әлеге проектларның ил буенча гамәлгә ашырылуын әйтеп үтте. “Казанлылар
безгә теләктәшлек белдергән очракта, без әлеге проектны дәвам итәчәкбез”, -
диде И.Гыйльметдинов.
90-нчы номерлы гимназия директоры Гөлсинә Закирҗанова үз
чиратында, микрорайон һәм мәктәп өчен ачылган спорт мәйданчыгына ия булу
уңаеннан җитәкчеләрнең барысына да олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Ачылу уңаеннан яңа мәйданчыкта бик күңелле спорт бәйрәме
үтте. Яшь спортчылар үзләренең күрсәтмә чыгышларын тәкъдим иттеләр. Мәктәп
укучыларына Илсур Метшин үз имзасы куелган футбол тубын һәм футбол киемен бүләк
итте.