(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь, Альберт Мортазин). Шәһәр
Ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының беренче сессиясе башланды.
Утырышта Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.
Өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының беренче сессиясен
аның рәисе, Казан Мэры Илсур Метшин ачып җибәрде. Шәһәр башлыгы депутатларны
шәһәр Думасы составына сайланулары белән тәбрик итте. “Шәһәр халкы безгә зур
ышаныч белдерде, әлеге ышанычны аклау өчен без зур эшләр башкарырга тиеш,
өметләр акланырлык булсын”, - диде шәһәр башлыгы һәм сайланучыларга Казан шәһәре
файдасына башкарылачак эшләрендә уңышлар теләде.
50 депутат арасыннан залда 46 депутат катнаша, ә бу исә
карарлар кабул итү өчен кворум җыелган дигән сүз. Сессиядә түбәндәге 14
мәсьәләне хәл итәчәкләр:
Муниципаль сайлау нәтиҗәләре турында Казан шәһәре муниципаль
берәмлегенең Сайлау комиссиясе мәгълүматы;
Муниципаль берәмлек Башлыгы турында;
Муниципаль берәмлек Башлыгының беренче урынбасары турында;
Муниципаль берәмлек Башлыгының урынбасарлары турында;
Казан шәһәре Думасының сәркатибе турында;
Даими комиссияләрнең барлыкка килүе турында;
Даими комиссияләр составы турында;
Даими комиссияләрнең рәисләре турында;
Казан шәһәре Думасы Президиумы турында;
Контроль-хисап палатасы рәисе турында;
Контроль-хисап палатасы рәисе урынбасары турында;
Контроль-хисап палатасы аудиторлары турында;
Казан шәһәре Думасы Регламентына үзгәрешләр кертү турында;
Төрлесеннән.