(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь, Әдилә Галиева). Казан
Мэры Илсур Метшин үз вазыйфасында эшен дәвам итәчәк – Муниципаль берәмлек
вазыйфасына аның кандидатурасы өчен Өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының беренче
сессиясендә күпчелек депутатлар тавыш биргән. Яшерен тавыш бирү Казан
ратушасында узды.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазыйфасына Казан
шәһәре Думасы составындагы һәр фракциядән өч кандидатура тәкъдим ителгән иде:
Илсур Метшин (“Бердәм Россия”), Рушания Бильгильдеева (“Гадел Россия”), Алексей
Серов (“Россия Федерациясенең коммунистик партиясе”). Илсур Метшин
кандидатурасы өчен сессиядәге 46 депутатның 40-ы тавыш бирде.
Илсур Метшин, Казан шәһәре Думасы сессиясендә чыгыш ясап, иң
беренче чиратта сайлауларга килгән барлык шәһәрлеләргә ышаныч белдерүләре өчен
рәхмәт белдерде.
“Бүген без янә юл башында. Үзебезнең вәгъдәләрне үтәмәсәк,
үз миссиябезне башкармасак, кичәге җиңүләрнең берсе дә ярдәм итмәячәк. Планканы
югары күтәрдек! Безнең бурыч – тормыш өчен Россиядәге иң уңайлы мегаполис булу!
Төркиядәге Истанбул, Испаниядәге Барселона, Италиядәге Милан, Германиядәге
Мюнхен кебек шәһәрләр булырга омтылырга кирәк! Зур сәнәгать, урта һәм кече
эшмәкәрлек, инновацион компанияләр үсеш ала торган шәһәр булырга кирәк! Шәхес өчен
төрле яклап үсеш булдыра алырга тиешбез”, - диде Мэр.
Сүзен йомгаклап Казан Мэры Илсур Метшин ант сүзләрен
яңгыратты.