(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь, Әдилә Галиева). Татарстан
Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан
Мэры Илсур Метшинны Муниципаль берәмлек башлыгы вазыйфасына сайлануы белән
котлады.
Өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының I сессиясендә янәдән
сайланган депутатлар каршында чыгыш ясап, М.Шәймиев муниципаль сайлаулар да,
президент сайлаулары да югары дәрәҗәдә узганлыгын билгеләп үтте.
Ул әлеге ышанычның лаеклы булуын, шәһәрнең күп өлкәләр
буенча алга киткәнлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, Казан әле берничә
ел элек кенә кайбер күрсәткечләр буенча күрше төбәкләрдәге шәһәрләрдән генә
түгел, хәтта Татарстан шәһәрләреннән дә артта калып бара иде. Татарстанның
беренче Президенты шәһәрнең хәзерге үсешен билгеләп үтте һәм, Татарстан
башкаласы файдасына башкарган титаник эшләре өчен, Казан шәһәре Думасының
хәзерге составына һәм Мэрга шәхсән рәхмәт белдерде.
“Бүгенге Мэр – Россиядәге иң яхшы мэрларның берсе. Мин әлеге
фактны раслыйм”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев, И.Метшинның сүзләре һәм
эшләре иртәгәге уңышлы Казанга ышаныч уята, дип билгеләп үтте.
“Сезнең потенциалыгыз зур, сез бик күп эшләр башкарып чыга
аласыз! Алга таба да ТР Президенты белән бердәм булып эшләвегезне дәвам итегез!
Сез булдырасыз!” – диде Илсур Метшинга Минтимер Шәймиев һәм аңа эшендә уңышлар
теләде.