(Казан шәһәре KZN.RU,
22-нче сентябрь). “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы Идел буе федераль
округы субъектлары башкалаларының җитәкчеләренең 2015 елның август ае өчен
чираттагы рейтингын әзерләде. Ай нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин
медиарейтингта беренчелекне саклап кала алды. Федераль һәм региональ
массакүләм-мәгълүмат чаралары анализы нәтиҗәләре буенча Илсур Метшинның
медиаиндексы 3974,35 пунктны тәшкил иткән.
Август барышында массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстан
башкаласы җитәкчесе катнашлыгында узган берничә вакыйга турында яктырткан. Аерым
алганда, Илсур Метшин Казан Олимпия уеннарын уздыруга дәгъва кыла ала дип җиткерде.
Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары Казан Мэрының бу елның җәендә Татарстан
башкаласында узган Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына нәтиҗә чыгарганлыгын
җиткерде.
Рейтинг “Медиалогия” ММЧ базасы нигезендә төзелгән, ул
аеруча абруйлы 26600-ләп чыганакны – ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати
агентлыклар, интернет-ММЧ – үз эченә ала. Аңа Идел буе федераль округы
субъектлары башкалаларының хәзерге җитәкчеләре һәм администрация башлыклары
керә.
Август медиарейтингының икенче урынында – Түбән Новгород
шәһәре Мэры Олег Сорокин, өченче урында – Пермь шәһәре башлыгы Игорь Сапко, дип
хәбәр ителә “Медиалогия” компаниясе сайтында.
Исегезгә төшерәбез, Илсур Метшин берничә ай рәттән
медиарейтингта беренчелекне саклап килә.