(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур
Метшин Татарстан башкаласында яшәүчеләрне Корбан бәйрәме белән тәбрикләде.
“Хөрмәтле казанлылар! Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме
белән тәбрик итәм!
Корбан бәйрәме –
гасырлар дәвамында дөньядагы барлык мөселманнарны бергә берләштереп, игелеккә,
миһербанлылыкка һәм бер-береңә карата мәрхәмәтле булырга өнди торган иң зур
бәйрәмнәребезнең берсе. Коръән аятьләре кушканча, шәригать кушканнарны үтәп,
без әлеге бәйрәмнең гореф-гадәтләрен хөрмәт белән саклап киләбез, аларны
буыннан-буынга тапшырабыз. Татарстан Республикасы башкаласында яшәүче күпмилләтле
һәм төрле диндәге халыклар арасында дуслык-татулыкны ныгытуга безнең һәрберебез
үз өлешен кертә.
Шәһәребездә яшәүче
мөселманнар, ислам динендәге кыйммәтләрне саклауларын дәвам итеп, Казанның
гасырлар дәвамында тыныч һәм имин шәһәр буларак үсүенә һәм чәчәк атуына зур
өлеш кертерләр дип ышанам.
Сезгә ихластан нык
сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим! Аллаһы Тәгалә сезне һәм якыннарыгызны сакласын! Корбан
гаете мөбарәк булсын!”, - диелә котлауда.