(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь, Әдилә Галиева). Бүген
шәһәр Ратушасында “Чәчәк ата торган Казан” һәм “Чәчәк фестивале” бәйгеләрендә иң
актив катнашучыларны бүләкләделәр. Шәһәрне төзекләндерү өлкәсенә өлеш керткән
Татарстан башкаласында яшәүчеләргә, социаль яктан җаваплы предприятие, оешма
һәм социаль объектлар җитәкчеләренә Казан Мэры Илсур Метшин рәхмәт сүзләрен
җиткерде. Казанда утыртылган 7,5 млн. чәчәк – бу әле эшнең башлангыч өлеше
генә, диде Мэр.
Шәһәр башлыгы чәчәкләр акциясенә битараф булмаган
катнашучыларны сәламләп, шәһәрне төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен олы
рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Залда бу елда Казанны иң матур шәһәр итәргә омтылган
бизнес-структура, югары уку йортлары, предприятие вәкилләренең, торакчыларның,
казанлыларның кечкенә генә бер өлеше утыра. Казанда яшәүчеләр әлеге чараны уңай
кабул иттеләр, ул бөтен халык арасында таралды! Безгә чәчәкләр белән бизәлгән
балконнар, ишегаллары очрый, кечкенә булсынмы, зурмы – офисларга, кибетләргә,
кунакханәләргә, югары уку йортларына, мәктәпләргә керү юлларында шулай ук
чәчәкләр. Әлеге күренеш чәчәк ата торган Казанның кабатланмас йөзен булдырды.
Мин моны алга таба тормышыбыз өчен гадәти күренешкә әйләнер дип өметләнәм! Җәй
белән хушлашасы килми – ул безнең йөрәкләрдә саклансын”, - диде Татарстан
башкаласы Мэры.
Тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләренә шулай ук Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев та
кушылды. “Бүген шәһәр эшчәнлегенең бик күп өлкәләре буенча Казан алдынгы
урыннарда бара. Ләкин төзекләндерелгән шәһәр, каланы яшелләндерү, чәчәк белән
бизәү - казанлылар арасында аерым горурлык хисләре уята. Узган елның май аенда
Мэр тәкъдиме белән “Чәчәк ата торган Казан” бәйгесе оештырылды. Ул хәзерге
вакытта традициягә әйләнде һәм халык арасында зур яклау тапты дип ышанып әйтә
алабыз”, - диде И.Куляжев һәм чара нәтиҗәләре турында тулырак сөйләде.
Комитет рәисе сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда,
утыртылган үсентеләр күләме берьярым тапкырга арткан һәм аларның гомуми саны –
7,5 млн. чәчәк. Бу елда 11 мең вазон һәм кашпо эленгән, 71 мең кв.метр
мәйдандагы җир өлеше чәчәк түтәлләре белән бизәлгән. Казанлыларны җәлеп итү
өчен www.flowers.kzn.ru сайты – бәйге
сайты ярдәмгә килгән. Бәйге түбәндәге сигез номинация буенча үткәрелгән: “Матурлап
бизәлгән фасад”, “Матурлап бизәлгән территория”, “Иң матур түрбакча”, “Иң матур
чәчәк түтәле”, “Иң үзенчәлекле чәчәк композициясе”; “Иң яхшы вертикаль
бизәлештәге чәчәк композициясе”, “Шәһәрнең иң чәчәкле районы”, “Иң яхшы чәчәкле
кадр” (фотобәйге).
Һәр номинациядәге җиңүчеләрне казанлылар үзләре сайлаган.
Тавыш бирү өчен 300 композиция тәкъдим ителгән. Иң яхшы проектлар өчен 17
меңнән артык кеше тавыш биргән. Җиңүчеләр бүген шәһәрнең иң матур залына тәбрикләү
өчен чакырылдылар.
Моннан тыш, ратушада “Чәчәк фестивале”ндә катнашучыларны да
бүләкләделәр – проект 30-нчы июльдән 15-нче сентябрьгә кадәр “Әкият” курчак
театры каршындагы мәйданда үтте. Шәһәрнең әлеге почмагы чын мәгънәсендә әкият
бакчасына әйләнде. Биредә ландшафт дизайны буенча төрле төрдәге катнаш
проектлар тәкъдим ителгән иде. Фестиваль эшләү дәверендә биредә 200 меңнән
артык шәһәр халкы һәм башкала кунаклары булып киткән. Алар төзекләндерү буенча креатив
фикерләрне бәяләү белән бергә, аларга чәчәкләрне утырту һәм аларны карап тоту
буенча киңәшләр бирделәр, экология-белем бирү проектларында катнаштылар.
Илсур Метшин залга чакырылган һәр кунакка олы рәхмәт
сүзләрен җиткерде. Татарстан башкаласында яшәүчеләргә, социаль яктан җаваплы
предприятие, оешма һәм социаль объектлар җитәкчеләренә Казан шәһәре Мэрының
Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр һәм сертификатлар бирелде. Залда утыручыларга
чара истәлеге итеп чүлмәктә чәчәк атып утыра торган хризантемалар тапшырылды.
Яңа Савин районында яшәүче Наталья Исаева хөрмәтенә аерым
алкышлар яңгырады. Ул Әпсәләмов урамында урнашкан 28-нче номерлы йорт янында
гадәти булмаган, бик матур чәчәк түтәле ясаган. Ул бүген үзенең туган көнен
бәйрәм итә һәм бәйгедә “Иң яхшы түрбакча” номинациясендә беренче урынны
яулаган. Әлеге җиңү аның өчен көтелмәгән вакыйга булган.
Бүген ТР башкаласы үсешенә шактый зур өлеш керткән шәһәр
җитәкчеләре исеменә дә олы рәхмәт сүзләре җиткерелде. Казан Мэры район
башлыкларына, Игорь Куляжевка һәм Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш
мәсьәләләре буенча урынбасары Иван Кузнецовка, “Горводзеленхоз” муниципаль
унитар предприятиесе идарәчесе Роза Җаббаровага рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Үстерелгән чәчәкләр саны 7,5 млн.га җитте – бу безнең өчен
бик зур сан, без әле эшне башлап кына җибәрәбез. Әйдәгез, киләсе елда чәчәкләр
саны тагын да артсын! Бу безнең бурыч, максат!” – диде Илсур Метшин үзенең
чыгышын тәмамлап Татарстан башкаласында яшәүче битараф булмаган казанлыларга
мөрәҗәгать итеп.