(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче сентябрь, Альберт Мортазин). Казанның
Совет районында яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – “Арлекин” исемендәге
балалар бакчасы ачылды. Балаларны, аларның әти-әниләрен һәм педагоглар төркемен
“өй туе” белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
Шәһәр башлыгы залга җыелган барлык кунакларны чын күңелдән
котлады. “Яңа балалар бакчасы ачылу уңаеннан без сезнең белән бергә шатланабыз.
Элек балалар бакчалары җитмәү мәсьәләсе бик җитдиләрдән иде, ләкин хәзер ул
тарихка керә бара”, - диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы мәктәпкәчә белем бирү
мәсьәләләренә зур игътибар биргән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
146-нчы номерлы катнаш төрдәге “Арлекин” балалар бакчасы Гали
Динмөхәммәтов урамы, 4б адресы буенча урнашкан. Ул 11 төркемдә шөгыльләнәчәк
220 балага исәпләнгән. Бина территориясе тулысынча төзекләндерелгән: биредә
уен, спорт мәйданчыклары һәм бик күп кече архитектура формалары урнаштырылган.
Балалар бакчасында музыка, хореография, физик тәрбия шөгыльләре өчен аерым
заллар, сенсор бүлмәсе һ.б. бар.
Балалар бакчасы мөдире Галина Журавлева сүзләренчә, балаларны
сәнгати-эстетик яктан тәрбияләү – бакча эшчәнлегенең төп юнәлеше. Балалар
бакчасында шулай ук актерлык осталыгы, сөйләм сәнгате, ритмопластика,
хореография, сулыш алу буенча гимнастикалар һәм чит телләр буенча белем һәм
тәрбия бирү каралган. Балалар белән театраль белеме булган белгечләр, шулай ук француз,
гарәп, инглиз һәм немец телләрендә аралашучы тәрбиячеләр шөгыльләнәчәк.
Илсур Метшин төзекләндерелгән территорияне, эш бүлмәләрен
һәм бакчада урнашкан залларны карады. Моннан тыш, шәһәр башлыгы инглиз теле һәм
физик тәрбия дәресләренә кереп чыкты. Ул балалар белән аралашып, алардан яңа
бакча турындагы фикерләре белән кызыксынды. Аннан соң башкала Мэры “Курочка
Ряба” дигән кыска спектакльне карады.
Ачылу тантанасы уңаеннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә
балалар көче белән әзерләнгән концерт оештырылды. Бәйрәм кунакларына кечкенә
балериналар башкаруында “Аккош күле” биюе, цирк чыгышы һәм башка вокал, бию
номерлары тәкъдим ителде.
Илсур Метшин яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә
искиткеч педагоглар төркеме һәм бик сәләтле балалар җыелганлыгын билгеләп үтте.
“Безнең булган бөтен байлыгыбыз – ул безнең балаларыбыз. Без аларны бик
яратабыз, аларның сәламәт һәм бәхетле булып үсүләре өчен барысын да
эшләячәкбез. Өч яшьлек һәм аннан да кечерәк балаларның үзләрен иркен тота
алулары бик мөһим. Сәхнәдә мондый дәрәҗәдә чыгыш ясый алган балалар киләчәктә
бернәрсәдән дә курыкмаячаклар”, – диде И.Метшин.
Галина Журавлева, үз чиратында, яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
төзелешендә катнашкан һәр кешегә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Бүгеннән башлап
безнең балалар бакчасының тарихы языла башлый. Әлеге тарих иҗади, актив, якты
истәлекләргә бай булачак. Без әлеге бакчаның балалар өчен җир шарында иң яхшы
урынга әйләнүен телибез”, -диде шатлыгы белән уртаклашып мөдир.
Шәһәр башлыгы балаларның сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен,
әти-әниләрен шатландырып торуларын, педагоглар төркеменә исә эшләрендә уңышлар
теләде. Кичә ахырында Казан Мэры балаларга бәйрәм торты, балалар бакчасына
музыкаль җиһазлар һәм спорт инвентаре алу өчен сертификат тапшырды.
Балалар бакчасын ачу тантанасында Казан Башкарма комитеты
җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Совет
районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин
һәм башкалар катнашты.