И.Метшин: “Бүген без бергә Казан һәм Татарстанның киләчәген сайлыйбыз!”
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче
сентябрь, Әдилә Галиева). Казанда сайлаулар бәйрәм рухында үтә – шәһәрлеләр
бердәм рәвештә Татарстан Республикасы башкаласының иртәгәге көнен билгелиләр. ТР
Президенты һәм Казан шәһәре Думасының өченче чакырылыш депутатларын сайлаганнан
соң, шәһәр Мэры Илсур Метшин шундый
фикер җиткерде. Шәһәр башлыгы тормыш иптәше белән бергә Идел буе районының
Петровский бистәсендә урнашкан 129-нчы номерлы мәктәп бинасындагы 270-нче
номерлы сайлау участогында тавыш биреп чыкты.
Тавыш биреп чыкканнан соң Илсур
Метшин барлык казанлыларны бәйрәм белән котлады. “Безнең өчен сайлаулар –
һәрвакытта да бәйрәм, без сезнең белән бергә Казанның, Татарстанның киләчәген
сайлыйбыз”, - дип билгеләде шәһәр Мэры һәм барлык шәһәрлеләрне дә бүген “Казан-Арена”
стадионы янында үтәчәк зур гаилә бәйрәменә чакырды.
Шәһәр башлыгы Казан халкын актив
рәвештә сайлау участокларына барып, тавыш биреп кайтырга чакырды. “Мин барыгызны
да тотрыклы Татарстан, төзекләндерелгән, тәртипкә китерелгән, матур Казан өчен
тавыш бирергә чакырам!” – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.