(Казан шәһәре KZN.RU,
12-нче сентябрь, Альберт Мортазин). Бүген Казанда реконструкциядән соң Василий
Аксеновның скверы ачылды. Танылган рус язучысы һәм безнең якташыбызның исемен
йөртә торган паркның ачылышы белән шәһәрлеләрне һәм башкала кунакларын Казан
Мэры Илсур Метшин котлады.
Ачылыш тантанасының мәртәбәле кунаклары, Василий Аксеновка
багышланган истәлек билгесен ачып, бакчаның эшен бергәләшеп башлап җибәрделәр.
Фестиваль логотибы төшкән ак кулчатырлар Аксенов бакчасының
символы булды. Алар белән кунаклар үзенчәлекле флэшмобта катнашты, соңыннан
паркта берничә агач утырттылар.
“Мин барыгызны да
парк ачылышы белән котлыйм. Әлеге бакчада сабыйлар, гашыйк парлар, кунаклар
йөрсен, һәм, әлбәттә, поэзия һәм проза яңгырасын”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Бакча ачылышы уңаеннан яңартылган яшел зонада концерт
программасы оештырылды. “Мир” кинотеатры каршындагы сәхнәдә бөек шагыйрьнең
шигырьләрен В.Аксеновның дусты, Совет һәм Россия театры һәм киносының танылган актеры,
әдәбиятчы Вениамин Смехов укыды.
Бакча ачылышында шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль
мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел
буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Мәгариф идарәсе башлыгы
Илсур Һадиуллин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Мәдәният идарәсе
җитәкчесе Айгөл Горнышева һәм башкалар катнашты.
Бүген шулай ук Казанда В.Аксенов исемендәге бакчага иң яхшы
скульптурага конкурс игълан ителде.