(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче
сентябрь, Альберт Мортазин). Татарстан башкаласында В.Аксенов исемендәге
бакчага иң яхшы скульптура өчен конкурс игълан ителде. Бу хакта бүген Казан
Мэры Илсур Метшин яңартылган скверны ачу барышында хәбәр итте.
Илсур Метшин сүзләренә караганда,
оештыручылар катнашучылар өчен ниндидер чикләр куймаячак – алар үзләре нинди
арт-объект булачаклыгын хәл итә алалар. “Без әлеге конкурс Казан, Татарстан һәм
хәтта Россия чигеннән чыгуын теләр идек”, - дип билгеләп үтте шәһәр җитәкчесе.
Илсур Метшин киләсе елда, “Аксенов-фест”
фестиваленең унынчы юбилей датасында, башкала халкы һәм аның кунаклары инде
тормышка ашырылган проектны күрә алыр, дигән ышанычын белдерде.
Бүген масштаблы реконструкция
эшләреннән соң Казанда “Мир” кинотеатры янындагы сквер ачылды. Яңартылган скверга “Аксенов бакчасы” дип исем
бирелде. Исегезгә төшерәбез, Казанда “Аксенов-фест” әдәби-музыкаль фестивале 2007
елдан бирле үткәрелеп килә, 2008 елдан бирле фестиваль “ел саен үтәкрелә торган”
статусына ия булды.