(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь, Әдилә Галиева). Казан
авторлары – шагыйрь Булат Ибраһим һәм язучы Гүзәл Яхина – “Йолдызлы билет-2015”
Халыкара әдәби премиясе ияләре булдылар. Казан ратушасында үткән премияләрне
тапшыру тантанасында ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин да катнашты. Шәһәр
җитәкчесе яшь авторларны котлады һәм “Йолдызлы билет” алар өчен яңа иҗади уңышларга
юл ачарга мөмкин дип белдерде.
“Без инде “Аксенов-фест” фестивалендә тугызынчы тапкыр
очрашабыз. Әлеге традицияне дәвам итә алуыбызга шатмын мин! Премияне беренче
тапкыр алган кешеләр инде танылган сценаристлар, язучылар булып китте. Бу –
безнең дөрес юл сайлавыбыз турында сөйли, бүген янә яшь талантларны барлавыбызга
мин шатмын”, - дип билгеләде ул яшьләр өчен премиянең әһәмиятлелеген.
Шәһәр җитәкчесе Василий Аксенов һәрвакытта да яшьләргә ярдәм
кулы сузып торганлыгын да билгеләп үтте. Премия “Поэзия” номинациясендә 25
яшьлек Булат Ибраһимга һәм “Проза” номинациясендә прозаик һәм сценарист Гүзәл
Яхинага тапшырылды. Премия лауреатларына, традицион фестиваль статуэткасыннан
кала, В.Аксеновның автопортреты төшкән күкрәк билгесе дә тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез, Казанда “Аксенов-фест” әдәби-музыкаль
фестивале 2007 елдан бирле үткәрелеп килә, 2008 елдан бирле фестиваль “ел саен
үтәкрелә торган” статусына ия булды.